Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте башлыгы һәм Горький тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы башлыгы Казанның үзәген “Казан” халыкара аэропорты белән тоташтырачак проектны тормышка ашыру турында фикер алыштылар
2008 елның 15 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы башлыгы Сергей Козырев Татарстанда транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга бәйле кайбер мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
“Россия тимер юллары” ААҖ, аның Горький тимер юлы бүлеге һәм Татарстан Хөкүмәте арасында күптәннән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре булдырылды, - диде очрашу тәмамланганнан соң Сергей Козырев журналистларга. – Узган ел без республикада пассажирларны йөртү һәм йөк ташу буенча катлаулы һәм бай эчтәлекле программа эшләдек, һәм бүген кайбер нәтиҗәләр чыгардык. Безнең бөтен килешүләребез дә үтәлә, программа тормышка ашырыла”.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Козырев Татарстан һәм Россия тимер юллары өчен өстенлекле булган проектлар турында да фикер алыштылар. Бу, барыннан да элек, логистик эшчәнлек белән бәйле йөк ташуларны үстерү, аерым алганда, “Свияжск” станциясе районында мультимодаль логистик комплекс төзү.
Сергей Козырев тукталып узган икенче мөһим мәсьәлә - Казанның үзәген
“Казан” халыкара аэропорты
белән тоташтырачак проект.
“Бүген без бу бай эчтәлекле проектны тормышка ашыру турында карар кабул иттек”, - диде Сергей Козырев. – Проектны тормышка ашыруның финанс шартлары турындагы сорауга җавап биреп, ул “Россия тимер юллары” ААҖ, Татарстан Хөкүмәте һәм эксплуатант компаниянең финанслауда катнашуы күздә тотылуын әйтте. Моннан тыш, Козырев әфәнде исәпләвенчә, проектны тормышка ашыруга федераль бюджет та кушылып китәчәк.
“Хәзер без проектка техник-икътисади нигезләү үткәрәбез һәм алга таба үзара бәйләнештә тору принципларын әзерлибез, - дип хәбәр итте Сергей Козырев. – Безнең бурычыбыз – шәһәр яны поездларының йөрү графигын аэропорт расписаниесе белән мөмкин кадәр ныграк бәйләү. Электр поездлары җитәрлек тизлек белән йөрер дип уйлыйм. Без пассажирларга хезмәт күрсәтүнең бөтенләй яңача төрен тәкъдим итәргә телибез: очып китүне көтү залы Казандагы вокзал бинасында урнашачак, анда үз рейсыңа теркәлергә, утырту талоны алырга, багажны тапшырырга мөмкин булачак”.
Свияжск мультимодаль логистик комплексы проекты кысаларында тимер юл тармаклары төзелешен тормышка ашыру срокларына килгәндә, Козырев әфәнде фикеренчә, бу якынча 3-4 ел алачак.
Казан үзәген “Казан” халыкара аэропорты белән тоташтырачак тармак турында сөйләгәндә, Горький тимер юлы башлыгы түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Монда ориентирлар билгеләнгән – ул Казан Бөтендөнья җәйге Универсиадасын кабул итәчәк 2013 елда тормышка ашырылачак”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу кысаларында башка мәсьәләләр дә, аерым алганда, шәһәрдә транспорт үсеше, Мәскәү белән Казан арасында пассажирлар йөртү һәм йөк ташу күләмнәрен арттыру мәсьәләләре каралды. Сергей Козырев сүзләренә караганда, барлык мәсьәләләрдә дә безнең фикерләребез уртак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз