Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда “Милләт кроссы-2013” Бөтенроссия йөгереш көне узды
2013 елның 22 сентябре, якшәмбе
Казанда чын гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәме – “Милләт кроссы-2013” Бөтенроссия йөгереш көне узды.
Гадәттәгечә гаилә командалары һәм спорт ветераннары йөгереше, VIP-йөгереш һәм массакүләм йөгереш булды. Шулай ук бүген бу спорт бәйрәменә велосипедчылар да кушылды.
“Милләт кроссы”ның рәсми ачылышында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Рафис Борһанов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева, шулай ук ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов катнашты. Министр йөгерештә катнашучыларга уңышлар теләде.
VIP-йөгерештә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, шәһәрнең район башлыклары, башкарма комитетлар һәм министрлыклар вәкилләре дә катнашты. Финишка беренче булып ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев килде.
Журналистлар белән аралашканда Әсгать Сәфәров, төп бурыч җиңү түгел, бәлки спорт бәйрәмендә катнашу иде, дип белдерде. “Без бөтен илне берләштергән спорт чарасыннан читтә кала алмыйбыз. Мондый чаралар коллективларны һәм кешеләрне бергә туплый”,-дип ассызыклады ул.
Велосипедчылар узышында ТР юстиция министры Мидхәт Курманов беренче булды, икенче һәм өченче урыннарны ТР Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык идарәсе директоры Марсель Баһавиев һәм ТР җир асты байлыкларыннан файдалану буенча территориаль агентлык җитәкчесе Равил Мотыйгуллин алды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз