Дөньяда билгеле булган буддачылар пагодаларының берсендә, Мьянманың төп истәлекле җире - Шведагон пагодасында - бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында булды.
Шведагон пагодасы — Янгонда 98-метрлы алтын белән капланган буддачылар ступасы ул. Исеме «Shwe» (бирм. алтын) һәм «Dagon» — Янгонның борынгы атамасы сүзләреннән барлыкка килгән. Әлеге пагодада риваять буенча дүрт будданың истәлекле әйберләре саклана: Какусандхиның юл таягы, Конагамананың су фильтры, Кассапа киеменең кисәге һәм Гаутаманың сигез чәч бөртеге.
Риваять буенча ступаның беренче бинасы безнең эрага хәтле VI гасырда Будда исән чакта төзелгән. Шуңа күрә дингә ышанучылар арасында бу зур әһәмияткә ия.
Рөстәм иңнеханов һәм делегация вәкилләре өчен комплекс буйлап экскурсия уздырылды, аның барышында Татарстан Президенты Шведагон пагодасының мәртәбәле кунаклар китабына язып калдырды. Рөстәм Миңнехановка шулай ук комлпекста урнашкан 42 тонналы бик зур колокол күрсәтергә тәкъдим иттеләр. ТР Президенты традиция буенча колоколга өч кат бәрде.
"Мин монда булуыма бик шат, - дип әйтте экскурсия ахырында Татарстан Президенты. - Мине бу ил бик сокландырды, пагода да искиткеч. Хәтта башка дин кешеләре дә биредә үзләрен яхшы хисм итәләр".