Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: "Татарстан предприятиеләре продукциясенең Мьянмада перспективасы яхшы"
2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Татарстан вертолетлары, йөк автомобильләре һәм машина төзелеше комплексының бүтән продукциясе Мьянмада кирәкле булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Вин Аунг белән очрашуда бу фикерне әйтте. Очрашу Янгонта Татарстан Республикасы Президентының Мьянмага эш визиты кысаларында узды, анда шулай ук илнең финанслар һәм дәүләт җыемнары министры Вин Мьинт һәм Мьянма сәүдә министры Вин Шейн, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, Россия Федерациясенең Мьянмадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Поспелов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кабул итүче якка Мьянма ССПда булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Безнең исәпләвебезчә, Мьянма-Россия мөнәсәбәтләрендә Татарстан Республикасы җитди адым ясарга тиеш. Сәнәгать потенциалы буенча без илнең биш алдынгы регионнары арасында, ә безнең сәүдә-сәнәгать палатабыз Россиянең алдынгы сәүдә-сәнәгать палаталары бишлегенә керә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан белән Мьянма арасындагы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре бөтенләй юк дисәң дә була, элегрәк Казан вертолет заводы Мьянмага 19 вертолет җитештереп биргән инде. "Безнең исәпләвебезчә, киләчәктә дә вертолетлар җитештереп җибәрү өлкәсендә перспективалар бар, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. – Мьянмада безнең граждан һәм хәрби максатлар өчен күптөрле зур йөк автомобильләре җитештерә торган "КАМАЗ"заводыбызның да перспективалары бар. Шулай ук сез дә газ чыгарасыз, һәм газ чыгару сәнәгате, газны транспортлау өчен Татарстанда җитештерелә торган продукция дә сезне кызыксындырырга мөмкин".
"Без шулай ук сезнең ил мөмкинлекләрен өйрәнәбез, ышанам ки, сезнең предприятиеләр продукциясе Россия базарында үз урынын алырга мөмкин", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Мьянма ССП җитәкчесенә.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерүдә сәүдә-сәнәгать палаталарының роле бик мөһим. "Без үзара эшлекле визитларыбызны активлаштырырга тиеш. Безнең илчелек монда ярдәм күрсәтер дип ышанам", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Мьянма ССП рәисе Вин Аунг үз чиратында билгеләп үткәнчә, аның иле өчен Татарстан Президентының Мьянма белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрдә катнашуы бик мөһим.
"Безнең илгә күп илләрдән инвесторлар килә, шулай да мин Татарстан компанияләрен Мьянмада эшләү өчен чакырыр идем, - диде Вин Аунг, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. – Сезнең нефть чыгаруда тәҗрибәгез зур булганга күрә, мин сезнең компанияләрне булган ятмаларны эшкәртү һәм торбаүткәргечләр салу эшенә чакырыр идем".
Очрашу барышында Татарстан һәм Мьянма хезмәттәшлегенең бүтән преспективалары турында да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил законнарындагы күптән түгел кертелгән үзгәрешләр чит илләр компанияләрен җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерүнең зур мөмкинлекләрен билгеләп үтте. "Хезмәттәшлек өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Эшләргә генә кирәк", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Мабугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз