Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан башкаласына Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде
2008 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанга эш визиты белән Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде.
“Казан” халыкара аэропортында армия генералын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров каршы алды.
Рәшит Нургалиев Татарстан Президенты белән бергә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында (КЮИ) булды. Анда ул КЮИ ның яңа башлыгы – Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының элекке урынбасары, милиция полковнигы Фоат Зиннуров белән таныштырды.
Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Россия Федерациясе субъектлары буенча Эчке эшләр министрлыгы, Эчке эшләр баш идарәсе, Эчке эшләр идарәсенең штаб бүлекчәләре башлыклары белән идарә эшчәнлеген камилләштерү буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен үткәрде (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасы, Казан).
Бөтенроссия киңәшмәсе эшендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Оештыру-инспекторлык департаменты башлыгы Владислав Волынский, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев киңәшмәдә катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, соңгы елларда гражданнарның милициягә карата мөнәсәбәтләре яхшы якка үзгәрүен билгеләп үтте. “Хокук тәртибе органнарының сугышка сәләтле бүлекчәләреннән башка, дәүләт тә юк”, - диде Минтимер Шәймиев.
Киңәшмә бетүгә, Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Рәшит Нургалиев Яр Чаллыга китеп, анда шәһәрнең эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре өчен торак йортны тапшыру тантанасында катнашачак (“Яшьлек” микрорайоны).
187 милиционер яңа фатирлардан ачкыч алачак. Ел ахырына кадәр барлыгы 327 милиционер гаиләсе өй туе уздырачак.
Яр Чаллыда Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Рәшит Нургалиевне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөриячәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз