Бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russia-Singapore Business forum) эшендә катнашты.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән форумның башкарма директоры Майкл Тэй чыгыш ясады. Шулай ук Сингапур бизнесы Федерациясе (Singapore Business Federation) рәисе Тони Чу делегатларны сәламләп, шәхсән Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итте. Ул Россия һәм Сингапур арасында җылы икътисадый мөнәсәбәтләр ураншканын билгеләп үтте.
Россия-Сингапур эшлекле форумының беренче сессиясе Сингапур Премьер-министры, финанслар министры Тарман Шанмугаратнам чыгышыннан башланып китте. Шанмугаратнам әфәнде хәбәр иткәнчә, Форум-2013тә Россия төбәкләреннән - Татарстан Республикасы, Приморский Крайдан, Краснодар һәм Псков шәһәрләреннән бизнес вәкилләре катнаша.
Россия-Сингапур форумының икенче сессиясе Рөстәм Миңнехановның "Татарстан - Сингапур тәҗрибәсе" исемле махсус мөрәҗәгатеннән башланды.
ТР Президенты чыгышын 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашу һәм Россия-Сингапур мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Сингапур арасындагы хезмәттәшлек турында хәбәр итү мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзеннән башлады.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы белән Сингапур Республикасы арасында ныклы нигезле һәм бай тарихлы хезмәттәшлек урнашкан. Соңгы еллар дәвамында берничә нәтиҗәле үзара визитлар узды. ТР Президенты берничә мәртәбә Ли Куан Ю әфәнде, Сингапурның беренче Премьер-министры белән очрашканы турында сөйләде. Форсаттан файдаланып, ул чын күңелдән Министр-остазны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Сингапур белән Татарстан арасындагы багланышларның иң актив юнәлеше - мәгариф өлкәсе. Әлеге өлкәдә Сингапур белән хезмәттәшлек 2009 елда имзаланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Ли Куан Ю исемендәге Сәяси тикшеренүләр мәктәбе, Сингапур Республикасының дәүләт хезмәте Көллияте арасындагы килешүләр нигезендә алып барыла.
"Безгә Сингапур Республикасы, беренче чиратта, аларның мәгариф системасы дөньяда иң алдынгылар арасында булуы белән кызыклы", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. ТР Мәгариф министрлыгы һәм Educare Сингапур компаниясе белән берлектә оештырылган квалификация күтәрү курсларында өч ел дәвамында Татарстан Республикасының 20 мәктәбеннән 500 укытучы белем алды.
ТР Президенты билгеләп үткән хезмәттәшлекнең тагын бер мөһим юнәлеше - инновацияләр һәм мәгълүмат коммуникацияләре өлкәсе. Бүген Татарстан Республикасында "Иннополис" территориаль аерымланган инновацион үзәк масштаблы проекты гамәлгә ашырыла. "Әлеге проектны ашыруда Сингапур хезмәттәшләребез ярдәм итә. RSP Architects Planners компаниясе Иннополис мастер-планын башкарды".
"ST Electronics, IDA International һәм International Enterprise Singapore компанияләре белән кооперация кысаларында Иннополиста дата-үзәкләр, интелектуаль транспорт системалары һәм гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү системалары, электрон хөкүмәт һәм электрон хезмәт күрсәтү сервислары буенча бердәм эш алып барыла", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан гадәттәгечә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча Россиянең алдынгы төбәкләре арасында. Инвесторлар өчен заманча инфраструктуралы технопарлклар ситсемасы, IT-парклар, "Алабуга" МИЗ, "Химград" технополисы һәм "Идея" технопаркы, бизнес-инкубаторлар, алдынгы мәгариф һәм фәнни-тикшеренү оешмалары бар.
"Сингапур белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе безнең өчен бик мөһим. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, мин безнең Сингапур хезмәттәшләребезгә Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә уңай тәэсир ясаган тәҗрибәләре, технологияләре һәм бердәм проектларда катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Сингапур компанияләре шулай ук республика мөмкинлекләрен Россия базарына чыгу өчен куллана алалар. Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Сессиядән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "ИТАР-ТАСС" МА журналистының сорауларына җавап бирде. Әңгәмә барышында ТР Президенты тагын бер кат республика территориясендә башкарыла торган проектларның мөһимлеген билгеләде, бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге проектларның мөһимлеген.
"Хәрәкәт бар, һәм без якынаюга таба хәрәкәт итәбез", - дип ассызыклады ТР Президенты.