Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков профсоюз хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Кадерле дуслар!
Чын күңелдән республикабызның күп меңләгән хезмәтчәннәрен һәм профессионалларын Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне белән котлыйм!
Бүген профсоюзлар хезмәт ияләренең мәнфәгатьләре, социаль-икътисади һәм хезмәткә хокуклары сагында торучы иң массакүләм, иң авторитетлы иҗтимагый оешма санала.
Профсоюз оешмалары – ул чын мәгънәсендә дәүләтнең көчле, бәйсез, ышанычлы, җаваплы партнерлары. Республикабызның социаль-икътисади үсеше, инновацион икътисад булдыру, халыкның яшәү сыйфатын күтәрү, иминлек шартлары тудырылган һәм лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары булдыру безнең уртак һәм беренче бурычыбыз булып тора.
Бу мәсьәләләрне чишү республикада өч якның – дәүләт, бизнес һәм профсоюзларның даими килешүгә нигезләнгән конструктив диалогы режимында алып барыла. Социаль әһәмиятле булган карарларны кабул иткәндә, Хөкүмәт, профсоюзлар һәм эш бирүчеләр арасында даими консультацияләр уздыруның нәтиҗәле механизмы эшләнелгән.
Республика профсоюзлары хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендәге иң актуаль проблемаларга тиз җавап биреп кенә калмый, бәлки хезмәткәр мәнфәгатьләреннән чыгып аларны хәл итүне тәкъдим итә.
Хезмәткәрләрнең – оешма әгъзаларының мәнфәгатьләрен, хакимият һәм эш бирүчеләр белән мөнәсәбәттә аларның социаль-хезмәт, гражданлык хокукларын яклап, эксплуатацияләү формаларына каршы чыгып, социаль яклауның төрле институтларын булдырып, профсоюзлар гражданлык җәмгыятен формалаштыруга ярдәм итә, болардан башка көчле, икътисади үсеш алган һәм социаль юнәлештәге дәүләтнең яшәве мөмкин түгел.
Татарстанның профсоюзлар хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да изге эшләрендә уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек, оптимистлык һәм мул тормыш телим!
Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз