Алексей Песошинның Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавы

2024 елның 27 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавы.

"Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадачылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне совет гаскәрләренең Ленинград шәһәрен немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүенең 80 еллыгы белән котлыйм.

27 гыйнвар - Бөек Ватан сугышының иң мөһим даталарыннан берсе. 900 көнлек Ленинград оборонасы дөнья тарихына тиңсез батырлык, чын Ватанны саклаучыларның ныклыгы символы буларак кереп калган. Бу Безнең Ватан тарихының иң фаҗигале, әмма шул ук вакытта бөек һәм героик сәхифәләренең берсе.

Бүген рәхмәт сүзләре үз гомерләрен корбан итеп җиңүгә ирешкән һәркемгә, шулай ук ветераннарга һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә аның оборонасы өчен юллана.

Бәйрәм белән, кадерле ветераннар! Илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаганыгыз өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International