Татарстан Президенты Сингапур мәгариф учреждениеләрен карап чыкты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Сингапурга эш визиты белән барган Рөстәм Миңнеханов бүген Сингапурның ике мәгариф учреждениесе – Фән һәм технологияләр мәктәбе, шулай ук Сингапур политехник колледжы эше белән танышты.

Фән һәм технологияләр мәктәбе (School of Science and Technology (SST) гомуми белем мәктәбе кысаларында база техник белем программаларын гамәлгә ашыруның яхшы мисалы булып тора.

Мәктәп директоры урынбасары Чу Вай Ли ханым Татарстан делегациясе өчен уку йортын тәкъдир итте. Барлыгы Фән һәм технологияләр мәктәбендә 800 укучы белем ала, ел саен мәктәп 200 студент кабул итә. Мәгариф учреждениесе Сингапур Хөкүмәтеннән финанс грантлары алучы берничә генә "киләчәк мәктәбе"нең берсе.

Мәктәпнең укытучылар составы 113 кеше, шуларның 78е укытучылар, калган 35е - административ персонал.

Мәктәптә белем бирү системасы өч принципка – "МКТ"га: мәгълүматка, коммуникация һәм технологияләргә, "ИЭ"га - инновацияләргә һәм эшкуарлыкка, шулай ук "ДБ"га – дисциплинарара һәм база тикшеренү күнекмәләренә нигезләнә.

Мәктәпне тәмамлагач, укучылар бердәм дәүләт имтиханы бирәләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен экскурсия уздырылды. Кунаклар биотехнологияләр лабораториясен, инновацион-инженер эшләнмәләре үзәген, техник остаханәләрне карап чыктылар.

ТР Президенты инженер кадрлары әзерләүнең гаять мөһим булуын билгеләп үтте, шулай ук Татарстан Республикасында мондый "техникумнар" оештыру мөмкинлеген карарга кушты.

Татарстан делегациясе тагын Сингапур политехник колледжында (Singapore Polytechnic) булды.

Политехник колледж үз эшендә кичке уку нигезендә профессиональ инженер кадрлар әзерләү принципларына, шулай ук укытуның стандарт формаларына таяна. Киләсе елга колледж 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Укытучылар составын монда 1500 остаз тәшкил итә, укучылар - 16 000нән артык. Колледж фәннең һәм техниканың төрле юнәлешләрендәге10 мәктәпне берләштерә, болар - робототехника, аэрокосмик технологияләр, бизнес-мәктәп һәм башкалар.

Ел саен Политехник колледжны 6 000 студент тәмамлый, һәм уку йорты администрациясе уздыра торган статистика буенча шуларның 93 проценты 6 ай эчендә зур хезмәт хакы алу мөмкинлеге булган эш таба. 5 елдан соң инженерның хезмәт хакы 3000 Сингапур доллары тәшкил итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары робототехника лабораториясе, санлы медиа һәм мәгълүмат технологияләре мәктәбе эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International