Алексей Песошин Әлмәт районының йомгаклау сессиясендә катнашты

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт районы Советының хисап сессиясендә катнашты. 2023 елның социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук агымдагы елга планнар билгеләделәр.

Утырыш «Креатив процесслар фабрикасы» яңартылган яшьләр үзәгендә узды. Алексей Песошин иҗади киңлекне карады, остаханәләрдә, типографиядә һәм музыка студиясендә булды. Балалар үз проектлары турында сөйләделәр. Мәсәлән, яшь дизайнерлар татар халык костюмы нигезендә киемнең яңа модельләрен эшлиләр.

Узган елга йомгак ясап, район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәтнең социаль-икътисадый үсешнең республика рейтингында 3 нче урында торуын билгеләп үтте. Район өлешенә Татарстанның сәнәгать җитештерүенең 30%тан артыгы туры килә. Район предприятиеләренең төяп җибәрелгән товарлары, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр күләме 1 трлн 565 млрд сум тәшкил итә. Эчке территориаль продукт (ЭТП) күләме буенча лидерлык позицияләре дә саклана. Хисап елында ЭТП 551 млрд сум дәрәҗәсендә көтелә. Уртача айлык хезмәт хакы 78,4 мең сумга җиткән, узган елгы дәрәҗәдән 22,7%ка артып киткән.

Тимур Нагуманов нефть сәнәгатендә бүгенге көндә эшкә яраклы халыкның 60%тан артыгы мәшгуль булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта район икътисадны акрынлап диверсификацияләү буенча эш алып бара. Иң беренче чиратта кече һәмм урта эшкуарлык өлеше үсеш ала. 2023 елда кече һәм урта бизнес субъектлары саны 22%ка арткан. КУЭ сегментында эшләүчеләр саны 35 мең 419 кеше тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 10%ка артык.

125 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Әлмәт РҮХ территориясендә икеләтә билгеләнештәге инфекцион бокслар белән махсуслаштырылган кабул итү-диагностика бүлеге бинасы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Футбол буенча спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясалган.

Районда 86 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе бар. 2023 елда 39 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар, 9,4 мең гектар техник һәм 14,1 мең гектар азык культуралары чәчелгән. Уңыш 16,6 ц/га тәшкил иткән, ә тулаем ашлык җыю 62,1 мең тонна тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 1,5 млрд сумнан артык тәшкил итә.

Белем бирү сыйфаты арта. Олимпиадаларда җиңүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 20%ка арткан. «Кванториум» балалар технопаркы егетләре «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны эшләү» компетенциясе буенча «Профессионаллар» чемпионатында җиңеп, 14 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль яулаганнар. Россиянең иң яхшы 20 уку йорты исемлегенә кергән политехника техникумы «Профессионалитет» федераль проектында җиңеп чыккан һәм 200 млн сум күләмендә грант алган.

МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эш алып барыла. Мобилизация башланганнан бирле район 370 млн сумнан артыкка 400 тонна гуманитар ярдәм җибәргән. Сугышчылар кирәкле җайланмалар һәм техника алган. Гуманитар ярдәм штабы "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" исеме астында гуманитар йөкләр китерү өчен сугыш зонасына 15 сәфәр оештыра.

Алексей Песошин ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан икътисадый үсеш темпларын саклап калган. Бу зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, быел Алексеевск-Әлмәт участогында Шәле-Баулы автомобиль юлын файдалануга тапшыру планлаштырыла, бу Әлмәт районының һәм бөтен Әлмәт агломерациясенең транспорт белән тәэмин ителешен яхшыртачак.

ТР Премьер-министры Әлмәттә кече һәм урта бизнес үсешен билгеләп үтте. Районда 6 шәхси сәнәгать паркы эшли, әмма алар яртылаш кына тулган. "Әлеге инвестицион мәйданчыкларны активрак үзләштерүне тәэмин итәргә кирәк", - диде республика Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүне иң мөһим бурычларның берсе дип атады. "Әлмәт районының авыл хуҗалыгы өлешендә күрсәткечләрне яхшырту мөмкинлекләре бар. Бу юнәлештә эш алып барыла, уңай динамиканы сакларга кирәк», - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

Тулаем республика буенча берләштерелгән бюджетка салымнар буенча бурычлар кимүгә карамастан, аның дәрәҗәсе шактый зур булып кала. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, быелның 1 гыйнварына республика буенча бурыч 11,8 млрд сум тәшкил иткән, ә Әлмәт районы буенча - 318,6 млн сум. "Салым йөкләмәләрен түләү социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга тиешле акчаларны юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Әлмәт һәм республика өчен җәмәгать транспорты үсеше актуаль тема булып тора. 2023 елда шәһәр һәм район автопаркы автобус, электробус һәм троллейбусларның яңа берәмлекләре белән тулыландырылды. "Муниципалитетка пассажирлар транспорты паркын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү, шулай ук кадрлар җитмәү мәсьәләсен хәл итү мөһим", - диде Алексей Песошин.ошин.

Мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры «Авыл мәктәбен үзгәртеп кору» сынау проектын тормышка ашыруны билгеләп үтте. Ул Әлмәт районындагы авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, анда кайбер фәннәр педагоглары юк, аларны онлайн режимда дәресләр үткәрүче башка мәктәпләрнең югары квалификацияле педагоглары алыштыра. Әлеге сынау нәтиҗәләре буенча аны бөтен республика буенча куллану турында карар кабул ителәчәк.

"Бүген безнең төп бурычларның берсе - хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү. Һәлак булган сугышчыларның гаиләләре аерым игътибар һәм кайгырту таләп итә. Әлмәт - хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш оештырылган беренче районнарның берсе, сәнәгать предприятиеләре, бизнес һәм волонтерлар хәрәкәтенең үзара бәйләнешенең төгәл схемасы төзелгән. Бу мөһим эштә актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт", - дип өстәде республика Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин шулай ук төрле өлкәләрдә уңышлар казанган әлмәтлеләрне дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International