ТР Хөкүмәте Йортында РФ Оборона министрлыгының "Сугышта ярдәм иткән өчен" медальләрен тапшыру тантанасы узды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышта ярдәм иткән өчен» медальләрен тапшыру тантанасы булды.

Бүләкләрне медицина хезмәте генерал-майоры Олег Калачев хәрби хәрәкәтләр алып бару шартларында медицина ярдәме күрсәтүдә шәхси хезмәтләре, шулай ук оборона өлкәсендә хәрби бурычларны үтәгәндә медицина ягыннан тәэмин итүдә уңышлары өчен тапшырды.

Әйтик, мобилизацияләнгән медицина хезмәткәренең әнисе, «Җылылык янәшәдә - Татарстан табибларына» инициатив төркеме җитәкчесе Ирина Горбунова һәм «Җиңү өчен йөрәктән» инициатив төркемен оештыруда катнашкан Олег Акимов билгеләп үтелде.

Шулай ук Олег Әкбәров, Сергей Погодин, Рамил Тураев, Ләйлә Фазлыева һәм Рөстәм Хәйруллин медальләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International