Казанда Татарстан Президенты белән FINA делегациясе спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре буенча фикерләште

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Халыкара йөзү федерациясе президенты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Хулио Маглионе һәм Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску 2015 елның 17 июленнән 2 августында узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Владимир Леонов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү образын формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Андрей Кондратьев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Очрашуда Татарстан Президенты FINA делегациясе әгъзаларына Универсиадага әзерлек кысаларында күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. “2015 ел – чираттагы җитди имтихан дип саныйбыз, - дип билгеләп үтте респубика башлыгы. – Безнең максат – безгә белдерелгән ышанычны аклау. Моның өчен барлык мөмкинлекләр булуына ышанам”.

Рөстәм Миңнеханов FINA делегатларына булачак ярышларны оештыру комитеты әзер һәм Kazan-Arena стадионы территориясендә бассейн урнаштыру белән бәйле эшләр дә башлануын сөйләде.

Татарстан Президенты дөнья чемпионатын үткәрүгә һәм сынау ярышларына ныклы әзерлек узачак, дип ышандырды кунакларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International