Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Атналык план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Дрофа” нәшриятының генераль директоры белән очрашты
2013 елның 27 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Дрофа” нәшриятының генераль директоры Ирина Кузнецова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ филиалы “Идел-Пресс” генераль директоры Ришат Хәсәнов һ.б. катнашты.
Очрашу барышында нәшрият эшчәнлеге өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Ике яктан да катнашучылар шулай ук укытучыларның квалификациясен күтәрү, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын сыйфатлы уку-укыту материаллары һәм җайланмалары белән тәэмин итү буенча “Дрофа” нәшрияты белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлек перспективаларын карадылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2022 ел
Рөстәм Миңнеханов: Сәүдә-сәнәгать палаталары – бизнесны берләштерүче һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы мөһим структуралар
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ESG-көн тәртибенә сәүдә һәм сәнәгать палаталарының йогынтысы» сессиясендә чыгыш ясады. Чара Халыкара сәүдә-сәнәгать палаталары форумы һәм «Россия – ислам дөньясы: Kazansummit 2022» икътисадый саммиты кысаларында узды. Форум спикерлары: РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катырин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агиев һәм башкалар.
Казанда Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынды
Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлануга багышланган истәлек ташын салу тантанасы үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән күпсанлы кунаклар катнашты.
Иннополиста «Merge» эре төбәк ИТ-конференциясе уза
Бүген Иннополиста ике көнлек «Merge»ИТ-конференциясе башланды. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә актуаль трендлар турында фикер алышу һәм уңышлы кейслары белән уртаклашу өчен, бөтен Россиядән 1500дән артык эшләүче, маркетолог, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр очрашты.
19
май, 2022 ел
Алексей Песошин «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитта катнашты
Пленар утырыш «Уртак куллану икътисады һәм хәләлнең гомуми файдасы" темасына багышланган. Саммитның төп темалары - ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз