Дмитрий Медведев "Сочи-2013" форумындагы Татарстан стендын карады

2013 елның 27 сентябре, җомга

 Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Сочи-2013 инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы стендында инжиниринг үзәкләренең республикада булдырыла торган проектлары белән танышты. Проектларны Россия Премьер-министрына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдир итте.

"КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге КНИТУ-КАИда җепсел лазерлар җитештерү өлкәсендә бөтендөнья лидеры булган IPG Photonics компаниясе белән берлектә булдырыла. Үзәкнең проекты турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка лазер ярдәмендә эшкәртелгән метал әйберләрне, шулай ук стендтагы лазерлы метал эшкәрткеч станокны күрсәтте.

"Эйдос" медицина үзәге медицина тренажерларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, үзәкнең эшләнмәләре чит ил аналогларыннан берничә мәртәбәгә арзанрак, һәм Россиягә генә түгел, чит илләргә дә – хәтта АКШка да җибәрелә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, тренажерлар хирургларны төрле операцияләр ясарга өйрәтү өчен бик мөһим, һәм Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты белән бу җәһәттән килеште. "Бу кешеләр өстендә өйрәнмәс өчен бик мөһим ", - дип белдерде Россия Федерациясе Премьер-министры .

Татарстанда төзелә торган тагын бер инжиниринг үзәге –химия һәм нефть химиясе сәнәгате үзәге. Проект турында Дмитрий Медведевка сөйләп, Рөстәм Миңнеханов,Россиянең бу өлкәдә барлык технологияләрне чит илләрдән сатып алырга туры килү фактын ассызыклады. Шуның белән бергә республикада үз технологияләребезне булдыру һәм гамәлгә кертү өчен фәнни һәм сәнәгать базасы бар.

"Бу проектларны без үстерәчәкбез һәм федераль үзәкнең ярдәм итүенә өметләнәбез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты шушы экскурсия азагында Россия Хөкүмәте башлыгына.

Шулай ук бүген Татарстан стендында РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия финанс министры Антон Силуанов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International