Татарстанда Russia Today телеканалының корпункты ачылачак

2008 елның 20 октябре, дүшәмбе
Якын арада Татарстан башкаласы Казанда Russia Today телеканалының корпункты ачылачак. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Russia Today телеканалының коммерция директоры Татьяна Буркаева һәм Rusiya Al-Yaum телеканалының баш редактор урынбасары – гарәп хәбәрләр тапшыру дирекциясе директоры Айдар Аганин белән очрашуы вакытында сүз шул турыда барды.
Очрашуда Татарстан ягыннан шулай ук “Татмедиа” массакүләм аралашу буенча Татарстан Республикасы агентлыгының генераль директоры Марат Моратов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, “Яңа гасыр” (ТНВ) телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татьяна Буркаева республикада Russia Today телеканалының корпунктларын ачу һәм алга таба да хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Russia Today вәкилләре фикеренчә, бүгенге көндә гомумән дөньяда һәм, аерым алганда, Россиядә Көнбатыштагы тамашачыларның кызыксынуын уята торган бик күп вакыйгалар була. Татарстан Республикасы белән гарәп тамашачылары да кызыксына.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Россия һәм аның төбәкләренең, аерым алганда, Татарстан Республикасының бөтендөнья мәгълүмат даирәсендә начар тәкъдим ителүен билгеләп үтте. Еш кына теге яки бу вакыйга турындагы мәгълүмат тулысынча җиткерелми яки бик нык үзгәртелгән була. Russia Today телеканалының корпунктлары барлыкка килү бу хәлне төзәтергә ярдәм итәчәк. Татарстан Хөкүмәте башлыгы республиканың кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын, моның өчен мөмкинлекләр барлыгын әйтте.
Шуны да искәртик: Russia Today телеканалының Татарстан Республикасында тормышка ашырылган проектлары бар инде. Әйтик, 2006 елда Russia Today телевидениегә төшерү төркеменең Татарстанга визиты нәтиҗәләре буенча республикабыз турында 30 минутлык фильм чыкты.
Rusiya Al-Yaum телеканалы вәкилләре Республика көнен һәм “Дөньяны барлыкка китерү” халыкара музыка фестивален (2008) мәгълүмати яктыртуда катнашты.
Моннан тыш, Rusiya Al-Yaum телеканалы ел саен “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман кинофестиваленә дә мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

Белешмә өчен:

Russia Today – Россиядә һәм чит илдә бара торган вакыйгаларга Россия фикерен җиткерә торган инглиз телендәге беренче мәгълүмати канал. Телеканал “ТВ-Яңалыклар” коммерцияле булмаган автономияле оешма тарафыннан булдырылган (оештыручы – “РИА-Яңалыклар” Россия мәгълүматлар агентлыгы).
Russia Today телеканалы 2005 елның декабрендә хәбәрләр тапшыра башлады. Russia Today ның үз корреспондентлары Россиянең төп төбәкләрендә, якын чит илләрдә, Европа, АКШ, Якын Көнчыгышта эшли. Даими корпунктлар Киев, Владикавказ, Тбилиси, Лондон, Париж, Вашингтон, Нью-Йорк, Иерусалим, Каирда ачылган.


Rusiya Al-Yaum (“Русия аль-Яум”) – Россия һәм чит илдәге вакыйгаларга Россия фикерен җиткерә торган беренче Россия мәгълүматлар-яңалыклар телеканалы.
Телеканалның спутниклы сигналы Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка, Европа илләрендә ачык рәвештә кабул итә ала.
Телеканалның штатында 500 дән артык Россия һәм гарәп журналистлары, арабистика белгечләре, көнчыгышны өйрәнүчеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International