Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Совет утырышында катнашучылар Идел буе федераль округы төбәкләрендә авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә барышы турында сөйләштеләр. Утырыш Чабаксарда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендәузды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Совет утырышын ачып, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, авария хәлендәге торактан күчерү программасының ике елга озайтылуын искә төшерде. 2016 һәм 2017 нче елларга федераль бюджеттан тагын өстәмә 10 млрд.сум акча бүлеп бирелә, бу акчалар программаны төбәк бюджетларыннан финанслау өлешен киметүгә юнәлтеләчәк.
Төп докладны Советның эш төркеме җитәкчесе, Чуашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев ясады. Идел буе федераль округында торак фондының гомуми мәйданы 702 млн. кв. метр тәшкил итә, анда 29 млн. кеше яши. Бу торакның 88,3 проценты - хосусый милек санала, дип хәбәр итте ул.
Михаил Игнатьев белдерүенчә, бүгенге көнгә гражданнарны күчерү - округ төбәкләре алдында торган иң җитди проблемаларның берсе. 2008-2012 нче елларда Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды катнашында авария хәлендәге торактан күчерү программасы гамәлгә ашырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.