Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры РФ эчке эшләр министры урынбасары белән округ киңәшмәсендә катнашты
2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Бүген Чабаксарда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россия эчке эшләр министры урынбасары Михаил Ваничкин уртак киңәшмәдә милләтара конфликтларны кисәтү һәм милли анклавларның күпләп урнашу урыннарында тәртипне тәэмин итү буенча федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең эшчщнлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Киңәшмә барышында Михаил Бабич, Идел буе федераль округында миграцион процессларның милләтара мөнәсбәтләргә тискәре йогынтысын киметүгә юнәлтелгән чаралар комплексын гамәлгә ашырырга кирәк,-дип белдерде. Тулы вәкаләтле вәкил йөкләмәсе буенча, бу тискәре күренешләрнең сәбәпләрен һәм шартларын билгеләү өчен, мобиль мониторинг төркемнәре булдырылган, алар урыннарда милләтара конфликтларны кисәтү буенча дәүләт хакимиятенең барлык структуралары эшчәнлеген бәяләделәр, бу мәсьәләләрне чишү буенча тулы вәкаләтле вәкил аппараты һәм төбәк хакимияте органнарының уртак эшчәнлеге оештырылган.
Киңәшмәдә катнашучылар, бүген федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятләргә, милли нигездә конфликтларны кисәтү өчен, тагын да тыгыз элемтәләр булдырырга һәм системалы чаралар эшләргә кирәк, дип белдерделәр.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча катнашучылар, гражданнарның имин яшәү шартларын тәэмин итү өчен тиешле тәкъдимнәр эшләделәр. Бу – конфликтларны җайга салуның нәтиҗәле механизмнарын булдыру, милләтара мөнәсәбәтләр хәленә системалы мониторинг уздыру, милли һәм дини экстремизмның чагылышларын булдырмау буенча эшне активлаштыру һәм этник принцип буенча формалаштырылган җинаять төркемнәре эшчәнлеген туктату.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук халык белән профилактик эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, төбәктә социаль-сәяси тотрыклылыкны саклау чаралары турында фикер алыштылар.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз