Татарстан Президенты "Йокогава электрик корпорейшн" компаниясенең генераль директоры белән очрашты

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Йокогава электрик корпорейшн" компаниясенең Идарә рәисе - генераль директоры Шузо Кайхори белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, КНИТУ ректоры Герман Дьяконов катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан эре предприятиеләренең берничәсе Япония компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек иткәнен билгеләп үтте. "Йокогава электрик" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләренә электр җиһазларын автоматлаштырырга ярдәм итә.  КНИТУда "Йокогава электрик" лабораториясе эшләп килә.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан предприятиеләренең "Йокогава электрик" белән агымдагы хезмәттәшлек мәсьәләләрен һәм алга таба багланышлар первспективалары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International