Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Быелгы көздә 4 меңнән артык Татарстанлы хәрби хезмәткә китәчәк
2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Бүген илдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Барлыгы 150 меңнән артык Россияле, шул исәптән 4 меңнән артык Татарстанлы көзен 1 еллык, ягъни сроклы хезмәткә җибәрелергә тиеш. 1986-1995 елда туган егетләрнең беренче партиясе октябрь ахырында озатыла, соңгылары – декабрь беткәнче.
Аерым алганда, аларның 40 проценты Коры җир гаскәрләренә, 20 проценты Хәрби диңгез флотына, 15 проценты Хәрби Һава көчләре гаскәрләренә, 10 проценты Стратегик билгеләнелешле ракета гаскәрләренә, 6 проценты Һава десанты гаскәрләренә, 2,4 проценты ЭЭМның эчке гаскәрләренә, 1,5 проценты Һава-космик оборона гаскәрләренә, 1 проценты – Оборона министрлыгы идарәсенә озатыла, 15 егет Президент полкына сайлап алына (2010 елдан бирле анда 140 Татарстанлы хезмәт иткән), спортның олимпия төрләре буенча Россия җыелма командаларына кандидат спортчылардан 6сы Санкт-Петербург һәм Самара спорт роталарына, тагын 20се - Мәскәүнең 154 нче комендант полкына (тантаналы чаралар, парадлар уздыруны тәэмин итү өчен анда Татарстаннан быел язын беренче тапкыр җибәрелә башлаган).
Бу көздә 4 төрле хәрби-хисап белгечлеге буенча 1,2 мең Татарстанлы җыеп озатыла. Татарстаннан алынганнарның күпчелеге Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк хәрби округларына озатыла, шулай ук Ерак Көнчыгышка да, әмма су басудан зыян күргән төбәкләрдән егетләр хәрби хезмәткә бу юлы алынмый тора. Ә 12 Татарстанлы альтернатив хезмәткә баруны кулай санаган.
Гомумән алганда, барлыгы 20 меңләп егет чакырылыш комиссиясенә килергә тиеш була. Ә контракт буенча хәрби хезмәткә быел планда Татарстаннан 425 мең егетне җибәрү каралган.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында үзәк матбугат чаралары журналистларын җыеп, ТР хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин шулай дип игълан итте.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз