Kazansummit Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара инвестицион форумы бөтенроссия масштабына ирешергә тиеш. Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов Kazansummit'13 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында шундый фикер әйтте.
Татарстан Республикасы Президенты форумны оештыруда катнашулары өчен Россия Федерациясе Федерация Советына һәм шәхсән Ильяс Умахановка рәхмәт белдерде. "Регион федераль үзәк белән бергәләшеп эшләгәндә потенциаль инвесторларны борчыган күп сорауларга җавап табыла", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
"Россия өчен бу бик мөһим адым, бик мөһим форум, һәм илдә бу чараның статусын күтәрергә тырышырга кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан өчен бу бик шәп мәйданчык, Россия дәрәҗәсендә форум зур әһәмияткә ирешмәгән әле".
Ильяс Умаханов белдергәнчә, Федерация Советы делегациясе Kazansummit бишенче форумда бик теләп һәм горурланып катнаша. "Казан халыкара хезмәттәшлек үзәгенә әверелә. Һәм сез Россиядә инвесторларның төрле категорияләренә юнәлешле форумнар булырга тиеш дип дөрес әйтәсез, - дип мөрәҗәгать итте И.Умаханов Татарстан Республикасы Президентына. – Шуңа күрә Kazansummit форумына өстәмә дәрәҗә бирергә кирәк, шуңа да карамастан, ил җитәкчелеге Ислам дөньясы белән халыкара мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирә".