Рөстәм Миңнеханов БГӘ делегациясе белән очрашты

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара инвестицион форумы кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлеге делегациясе белән очрашты. Делегацияне БГӘнең икътисад министры урынбасары Абдуллах әл-Салех җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга БГӘнән шундый мәртәбәле делегациянең Kazansummit форумына килгән өчен рәхмәт белдерде. "Икенче ел инде безнең форум Федерация Советы патронажы астында уза һәм Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенә багышлана", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

"Берләшкән Гарәп Әмирлеге – безнең илнең стратегик партнеры, һәм без шуны күрәбез, БГӘ аша без Фарсы култыгының бөтен регионы буенча эшли алабыз. Шуңа күрә без Дубайда үз вәкиллегебезне ачу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Абдуллах әл-Салехка.

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың БГӘ белән эшлекле багланышлары үсә бара, Татарстан делегациясе ел саен Дубай икътисадый форумында катнаша, ә быел Татарстан Республикасы Президенты Россия делегациясе составында Абу-Дабидагы кораллар күргәзмәсендә дә булды. "Мин Дубай, барлык Берләшкән Гарәп Әмирлеге җитәкчелегенә бөтен ярдәмнәре өчен рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Россия Федерациясе җитәкчелеге чит илләр инвесторларын илебезгә җәлеп итәргә омтыла. "Һәм Татарстан – сез тиз һәм нәтиҗәле килеп керә ала торган мәйданчык, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен бик күп эшләр башкарыла - Казаннан Дубайга, Шарджага турыдан-туры рейслар бар. БГӘ безнең туристларны үзенә тартып тора, татарстанлылар анда бик теләп ял итәләр. Уйлавымча, Татарстан да БГӘнән булган дусларыбыз өчен кызыклы туристик маршрут булырга мөмкин".

БГӘ икътисад министры урынбасары Абдуллах әл-Салех Рөстәм Миңнехановка Kazansummit форумында катнашырга чакыруы өчен рәхмәт белдерде. “Без республика җитәкчелегенең икътисад үсешенә, Россия белән ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә керткән өлешен югары бәялибез, - дип белдерде БГӘ делегациясе башлыгы. – Безнең өчен сез - БГӘ халкының якын дусты һәм без Россия белән БГӘ хезмәттәшлеген ныгытуга керткән өлешегез өчен рәхмәтле. Без дә бирегә бу багланышларны ныгыту өчен килдек”.

Абдуллах әл-Салех хәбәр иткәнчә, илдә бизнестан РФ икътисадына инвестицияләр кертү юнәлеше бар. "Һәм без Татарстан җитәкчелеге үз икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә ясаган адымнарын кзәтеп торабыз. Безнең бергә эшләргә теләгебез бар”, - дип ассызыклады БГӘ министры урынбасары.

БГӘ Татарстан белән хезмәттәшлек итәрлек проектларның берсе, әл-Салех сүзләренчә - “Смарт Сити” проекты. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, инде берничә БГӘ эшмәкәрләренә әлеге проект кызыклы булды.

Очрашу барышында БГӘ делегациясе вәкилләре кыскача үз эшчәнлекләре турында хәбәр иттеләр, хезмәттәшлек мәсьәләсендә тәкъдимнәре турында сөйләделәр. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшмәкәрләре Казандагы ajhevlf үзләренә кызыклы багланышлар һәм проектлар таба алырлар дигән өметен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International