Рөстәм Миңнеханов: Машина төзелеше комплексы безнең республика өчен икътисадның стратегик юнәлешләренең берсе булып кала

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Машина төзүчеләр көне уңаеннан, бүген “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара уздырылды.

Килә-килешкә республика башлыгы фойеда урнашкан күргәзмәгә күз салды. Анда яшь техниклар робот техникасы, авиа-,автомодельләштерү белән шөгыльләнүчеләр иҗат һәм хезмәт җимешләрен тәкъдим иткән, агач эшкәртү җайланмасында ясалган агач ретро-автомобильләр, хәрби техника, шул исәптән авиатехника үрнәкләре куелган. Шулай ук автомобильләрнең моторлары форсункаларын юдырту һәм тест уздыру җайланмасы, пневматик модель, эретеп ябыштыру тренажеры һ.б. белән дә танышу мөмкинлеге булдырылган. Президент килгәнче, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов укучы яшьләргә шушы мәртәбәле күргәзмәдә катнашканга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырып, аралашып йөргән иде. Р.Миңнеханов яшьләр белән үтә кызыксынып, сораулар бирде, аралашты. Анда шулай ук Казандагы Мавыктыргыч фән һәм техника йорты үзенең кызыклы экспонатларын алып килгән булып, Президент аларны үзе сынады, мисалга, йога урындыгына утырып, һава пушкасыннан “атып” карады һ.б.

Ике-өч көнгә соңарып булса да, республикабызның машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәме белән котлыйм, дип мөрәҗәгать итте тантананы ачып Президент Рөстәм Миңнеханов. “Машина төзелеше комплексы безнең республика өчен икътисадның стратегик юнәлешләренең берсе булып кала, бу элек тә шулай иде. Бездә машина төзү комплексы 150 эре һәм урта предприятиедән гыйбарәт, аларда 140 меңнән күбрәк кеше хезмәт куя. Республиканың сәнәгать мәйданнарында быел 9 айда 220 млрд сумнан артык суммалык товар җитештереп озатылган”, - дип канәгатьлек белдерле Президент.

Бүген республиканың машина төзелеше комплексы көндәшлеккә сәләтле, шушы сәләтлелекне саклар өчен камилләшергә, Европа стандартларының иң югары таләпләренә туры китереп эшләргә кирәк, идарә системасы да иң алдынгы һәм иң заманча булырга тиеш, фәнгә таянып җитештерүчәнлекне арттыру, сәнәгатьне заман таләпләре буенча модернизацияләү, эре проектларны югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру зарур, дип басым ясап әйтте республика башлыгы. Җитештерүдә уңай нәтиҗәләр күрсәтәләр, дип, ул Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы кебек акционерлык җәмгыятьләрен телгә алды. “Ростехнологии” дәүләт корпорациясенә Татарстанның 15 предприятиесе керә – бу өстәмә җаваплылык. Гражданлык һәм оборона сәнәгате яшәеш өчен мөһим икәнлеген истә тотып, илнең Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлекне тагын да арттыру кирәк. Куанычка, быел республикада оборона продукциясе 17 процентка артык булды, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

Кадрлар әзерләү мәсьәләсен кузгатып, Президент предприятиеләрнең техник түгәрәкләргә ярдәм итүен хуплавын белдерде, техник түгәрәкләргә йөрүче яшьләр - иртәгә сәнәгатькә киләчәк кешеләр, димәк, техник югары уку йортлары вәкилләре дә аларны күреп алсын, укырга чакырсын, дип киңәш итте. Мәскәү ерак, үзебезгә кирәкне биредә хәл итү кирәк, шул исәптән кадрлар мәсьәләсен дә. Ветераннар белән элемтәне дә өзәргә ярамый... Гомумән, әле күптән түгел генә предприятиеләрнең хәле бик мөшкел иде, ә хәзер әнә нинди үсештә, ил, дөнья базарында үз урыннарын таба тора. Сәнәгать тармагындагылар өчен Татарстанда мөмкинлекләр шактый, әнә Сәүдә-сәнәгать палатасы, Сәнәгать һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, профсоюзлар федерациясе бар – бергәләп тагын да яхшырак эшләү сорала, диде Президент һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Аннары котлау сүзе белән мөнбәр тоткан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, Татарстанда машина төзелеше предприятиеләре узган елны 294 млрд сумлык товар җитештереп озаткан, машина төзелеше предприятиеләре җитештерү мәйданнарын модернизацияләү буенча зур күләмле программалар тормышка ашырыла, идарә буенча алдынгы технологияләр файдаланыла, шулай ук сакчыл җитештерү технологияләре дә тармак өчен чит түгел. Машина төзүчеләр адресына котлау сүзләре җиткергәч, тармак башлыгы Р.Зарипов “Эшләүче яшьләр фестивале”на старт бирде. Иҗади ярыш декабрьдә Казанда узачак, дип белдерде министр. Сүзенең соңында Равил Зарипов тармак бүләкләрен тапшырды, ТР Сәнәгать һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев исә хезмәт династияләре вәкилләренә - 100әр мең сумлык сертификатлар.

Соңыннан тантананы республиканың иҗади көчләре, предприятиеләр һәм уку йортлары үзешчәннәре көче белән төзелгән мәдәни программа дәвам иттерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International