Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Константин Цицин:”Татарстан – 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда Россия төбәкләре арасында иң алдынгыларның берсе”
2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында”гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда Россиядә иң яхшы тәҗрибәне күрсәтә. Мондый фикерне бүген Фондның генераль директоры ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында җиткерде. Утырышны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Үзенең чыгышында Илдар Халиков Фондка һәм аның җитәкчесенә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, күп фатирлы торак йортларга ремонт ясау зур икътисади һәм социаль нәтиҗә бирде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үзенең докладында, Фондның эшләү чорында Татарстан аннан 11,423 млрд сум алды, дип белдерде. Бу вакыт эчендә 10933 торак йортка капиталь ремонт ясалган.
Хәзерге вакытта, министр сәзләренчә, республика Фонд белән бергә авария хәлендәге тораклардан күчерү программасының яңа этабын башлый.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстанда торак фондны һәм коммуналь инфраструктураны яңартуга тотылган акчаның гомуми күләме 9,4 млрд сум тәшкил иткән. Программа буенча 234 мең кеше яши торган 823 торак йорт ремонтланган.
Фондның генераль директоры Константин Цицин үзенең чыгышында Татарстанны 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда Россия төбәкләре арасында иң алдынгыларның берсе, дип атады. “ Мондый тәҗрибә безнең илдә күп түгел. Бөтен Россия буенча проблемалар бер төсле, Ләкин Татарстанда аны хәл итә алалар, ә кайбер башка төбәкләрдә юк”.
Константин Цицин үзенең чыгышын йомгаклап, Илдар Халиковка республика өчен 2014 ел программасына каралган акчаның Татарстанга килүе турындагы түләү документын тапшырды.
Коллегия утырышы тәмамланганда Илдар Халиков, Фонд белән Татарстанның киләчәктә дә уртак, нәтиҗәле эшләвенә ышаныч белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз