Яңа автобуслы булучылар исеменнән җавап сүзе белән чыккан Балтач районы мәгариф идарәсе башлыгы Гөлнара Габдрахманова Татарстан җитәкчелегенә мондый бүләк өчен рәхмәт белдерде, республиканың педагогик коллективлары балаларга белем, тәрбия бирүдә, төрле ярышларда Татарстан данын акларлык итеп әзерләүдә бар тырышлыгын куяр, дип ышандырды.
Аерым алганда, быел мәктәпләргә барлыгы 106 автобус сатып алынган һәм шуңа 172,2 миллион сум акча тотылган: шуның 70 миллионы РФ бюджетыннан булса, калган 102,2 миллионы – ТР бюджетыннан.
Әлеге 106 автобусның 9ы яңа ачылган маршрутларда файдаланылачак, 94е искергәннәрен, шул исәптән 13е махсус коррекцион мәктәпләрнекен, алыштырачак. Бүген 3 автобус республика мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча I спартакиадасында җиңү яулаганнарга бүләк ителде һәм Илдар Халиков ачкычлар тапшыруны, аерым хөрмәт күрсәтеп, җиңүчеләрдән – Яшел Үзән, Мамадыш, Саба районнарыннан башлады.
Биредә шуны да белгертик: үзебезнең илдә җитештерелгән “Peugeot Boxer – 222335” маркалы мәктәп автобуслары 22 урынга исәпләнгән һәм РФ Дәүләт стандартларына (ГОСТ Р 51160-98) туры килә.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.