Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә, 36 муниципаль берәмлектә 406 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау башланды

2024 елның 20 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына, республика һәм федераль программалар кысаларында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның барышы турында хәбәр итте.

Республтка Рәисе Рөстәм Миңнехано барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф тармагында 7 федераль һәм республика программасына кертелгән 185 объектта хәлләр түбәндәгечә. Апрель ахырында дүрт балалар бакчасы һәм өч мәктәп буенча контрактлар төзеләчәк, майга дүрт балалар бакчасы, дүрт мәктәп һәм бер тулай торак буенча контрактлар төзү планлаштырыла.

Бүген подрядчылар 11 балалар бакчасын (32 процент), 24 мәктәп һәм белем бирү үзәген (15 процент) ремонтлый. Моннан тыш, мәктәпләрдә азык-төлек блокларын ремонтлау буенча зур күләмдә эш планлаштырылган. Хәзерге вакытта мондый 10 объектны ремонтлау башланган.

Урта белем бирү звеносында 4 ресурс үзәге (27 процент) һәм 10 тулай торак (18 процент) ремонтлана.

Сәламәтлек саклау тармагында 137 объектның 5 стационары буенча торглар уздырырга кала (шуларның өчесе апрель ахырына кадәр һәм икесе майда контрактка кертеләчәк).

Бүген подрядчылар 65 фельдшер-акушерлык пунктында (ФАП) эшлиләр. Гомумән алганда, программаның үтәлеше 45% тәшкил итә. 20 поликлиниканы ремонтлау буенча эшләр 25%ка башкарылган. Стационарларны ремонтлау буенча эшләр 22%ка башкарылган.

Мәдәният өлкәсендә контрактлар төзү буенча эшләр төгәл 50%ка үтәлгән (24 объектның 12се контрактка кертелгән). Контрактлар төзүне 11 авыл мәдәният йорты һәм бер китапханә көтә (апрель ахырында - майда көтелә).

Программага кертелгән биш балалар сәнгать мәктәбен (башкару 36%) һәм 7 мәдәният учреждениесен (башкару 23%) ремонтлау дәвам итә.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә быел 27 объектка капиталь ремонт каралган. Подрядчылар 7 балалар лагеренда эшләр алып бара (башкару 10%). Яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы 20%ка үтәлгән. Шулай ук 2 яшьләр үзәге буенча эшләр бара.

Гидротехник корылмаларны ремонтлау, елгалар үзәннәрен чистарту һәм экология өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган күлләрне чистарту буенча ике программага 21 объект кертелгән. Аларның 10ы эшләнеп килә (башкару 24%).

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы белән берлектә, капиталь ремонт бер программа буенча гамәлгә ашырыла.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын әзерләү барышы турында кыскача хәбәр итте, анда 763 йорт керә. Бүгенге көндә 653 йортка подрядчылар билгеләнгән. Эшләр 36 муниципаль берәмлектә 406 күп фатирлы йортта башланган. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 14% тәшкил итә, сезонлы эш төрләре-  8%.

Марат Айзатуллин 2025 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү барышы турында хәбәр итте. Ул, аерым алганда, соңгы җиде көндә Татарстанда яшәүче 98 меңгә якын кеше тавыш бирүгә кушылда, диде. Гомумән алганда, теге яки бу җәмәгать киңлеге өчен 362 мең 218 кеше тавыш биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International