Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
КФУ һәм Agilent Казанда уртак лаборатория ачты
2013 елның 4 октябре, җомга
Бүген Казан федераль университетының Физика институтында автоматлаштырылган проектлау системаларының уртак лабораториясе - “КФУ-Аджилент” үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
КФУ белән Agilent компаниясенең хезмәттәшлеге турында меморандум быелгы елның апрелендә имзаланган иде, ә бүген лаборатория үзенең ишекләрен ачты. Лаборатория Физика иститутының радиофизика кафедрасында урнашкан. Лабораторияне җиһазлау өчен Agilent, компания вәкилләренең сүзләренчә, берничә миллион доллар акча тоткан.
Радиофизика кафедрасы җитәкчесе Олег Шерстюков сүзләренчә, лабораториядә студентлар тикшеренү барышында автоматлаштырылган проектлау системалары белән эшләргә өйрәнәчәк, әмма физика буенча гына түгел, ә дисциплинара фәннәр буенча да, лабораториядә СВЧ-нурланышны файдаланып югары төгәллекле тикшеренүләр уздырып, махсус җиһазлар эшләп булачак. Физика институты лаборатория базасында студентларны укытып кына калмый, бәлки радиоэлектроника сәнәгате предприятиеләре ихтыяҗлары буенча кадрларны яңадан әзерләү программаларын да гамәлгә ашырачак.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков - “Мин үзем бик прагматик кеше, шулай да җитештерү тармагы белән бәйләнешле мәгариф проектлары булуы һәрвакыт куандыра. Физика институтына, радиофизика кафедрасына бу яктан җиңелрәк, чөнки сезнең партнерыгыз “Радиоэлектрон технологияләр” концерны, ә ул заказларга күмелгән һәм квалификацияле хезмәткәрләргә мохтаҗ”, - дип белдерде.
Дәрәҗәле кунакларга яңа лабораториянең мөмкинлекләрен күрсәттеләр, кафедра хезмәткәрләре лаборатория җиһазларын төрле өлкәләрдә – медицина, авыл хуҗалыгы һәм нефть чыгаруда куллануга мисаллар китерделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз