Роман Шәйхетдинов Сергей Катырин белән РФ һәм Татарстан Сәүдә сәнәгать палаталарының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин белән очрашты. Яклар БРИКС саммитын Казанда уздыру, шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстан һәм Иннополис белән уртак хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

Роман Шәйхетдинов «БРИКС: глобаль икътисадый ландшафтны үзгәртү юлында» сессиясендә чыгыш ясады, анда 2024 елда Казанда БРИКС саммиты кысаларында булачак вакыйгаларны игълан итте: Спорт уеннары, БРИКС илләренең Спорт, Мәдәният,  Цифрлы үсеше министрлары очрашулары һәм башка чаралар (барлыгы 189) һәм форумда катнашучыларга «Иннополис» инновацион үзәгенең мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары «Брикс+ Бизнес-форумы» сессиясендә катнашты, анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәйданчыкларында республика хакимиятләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның БРИКС линиясе буенча партнерлары белән хезмәттәшлеге әле башлангыч стадиядә. Ләкин хәзер булган бар нәрсә – «тарихи мизгел".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International