Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда композит материаллар җитештерү буенча завод барлыкка килергә мөмкин
2008 елның 24 октябре, җомга
Бүген Казанга, нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне тормышка ашыру буенча Координацион советның киңәйтелгән утырышында катнашу өчен, “Роснано” дәүләт корпорациясе һәм “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ вәкилләре делегациясе килде.
Иртән кунаклар “Роснано” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев җитәкчелегендә һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Борис Павлов озатуында Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә булды.
Утырышта катнашучылар билгеләп узганча, хәзерге вакытта Россия авиация заводлары композицион материалларны куллану өлкәсендә бөтендөнья гражданнар авиаиндустриясе лидерларыннан шактый калышалар. Металл урынына композитлар куллану конструкцияне шактый җиңеләйтә һәм узел, агрегатлар ресурсын беркадәр арттыра.
Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе генераль директоры Васил Каюмов сүзләренә караганда, Казанда җитештерелә торган Ту-214 авиалайнерында композит материаллар барлык конструкциянең якынча 25 % ын тәшкил итә, ә яңа Boeing-787 Dreamliner ның 60 % ы композитлардан тора.
“Сухой Superjet” һәм МС-21 яңа самолетларында композицион материаллар күбрәк булырга тиеш. Бу машиналарда Россиядә беренче тапкыр “кара канат” дип атала торган нәрсәне, ягъни тулысынча композитлардан әзерләнгәнен кулланып карау планлаштырыла. “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” нең технологик үзәге директоры Юрий Тарасов әйткәнчә, Россия “кара канат”ны эшләүдә чит ил компанияләренең тәҗрибәсен өйрәнә һәм канатлар эшләү, җитештерү буенча чит ил базарының бер өлешен яулап алырга мөмкинлек бирәчәк үз технологияләрен булдыра ала.
Хәлбуки, хәзерге вакытта Россия сәнәгате җитештерә торган композицион материаллар чит илләрнекеннән өч тапкыр кыйбатрак һәм шуның белән бергә өзелү ныклыгы кебек иң мөһим технологик параметрлар буенча аларныкыннан якынча өч тапкыр калыша. Бу материалларны җитештерү күләмнәре дә алар белән кызыксынган өлкәләр – космик, авиацион, суднолар төзү өлкәләре өчен җитәрлек түгел. Россия самолетларында чит ил материалларын башлангыч этапта гына кулланырга мөмкин, ләкин чит илләрнең һәм андагы компанияләрнең экспорт чикләүләре “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”н гражданнар авиациясе өчен үзебезнең заманча композицион материаллар производствосын үстерү турында уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә хәзерге вакытта компания яңа завод төзү өчен урын эзләү белән мәшгуль.
Белгечләрнең сүзләренә караганда, яңа предприятиегә инвестицияләр 400-700 миллион евро тәшкил итәргә тиеш, һәм әлеге предприятиенең эшләп китүе 2013 елга планлаштырыла. Бу елда “кара канат”лы беренче Россия гражданнар самолеты күккә күтәреләчәк. Завод урнашу вариантлары буларак Воронеж, Ульяновск, Мәскәү яны һәм Казан карала.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Борис Павлов, үз чиратында, Казанның мондый завод төзүгә әзер булуын – шәһәрдә яхшы фәнни база, кадрлар потенциалы, республика җитәкчелеге ярдәме һәм яңа завод продукциясен кулланырга әзер торган предприятие барлыгын раслады. Казан авиация җитештерү берләшмәсе Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе тарафыннан бөтен Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе өчен канатлар җитештерү буенча база предприятиесе буларак сайланган инде, һәм предприятие шул исәптән “кара канат” җитештерергә дә әзер.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз