Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 39 муниципаль берәмлектә 763 объектның 516сында башланган

2024 елның 18 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 763 йорт керә. Торглар узган объектлар буенча эшләр 39 муниципаль берәмлектә 516 күп фатирлы йортта башланган. Эшләр үтәлеше - 26%, сезонлы эш төрләре 19% тәшкил итә. Агымдагы ике атна эчендә 20 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган.

Мәсәлән, мәгариф өлкәсендә капиталь ремонт эшләре 7 федераль һәм республика программасы кысаларында алып барыла, аларда 185 объект кертелгән. 16 балалар бакчасы (гомуми башкару 47%), 38 мәктәп һәм белем бирү үзәге (башкару 24%) ремонтлана. Моннан тыш, бу атнада подрядчылар  Тукай районында объект тапшырганнар.

15 мәктәптә азык - төлек блогын ремонтлау башланган (башкару - 3%). Урта һөнәри белем бирү звеносында 4 ресурс үзәге (башкару - 33%), 13 тулай торак (32%) яңартыла.

Сәламәтлек саклау тармагында 137 объекттан 2 стационарны торгка куясы кала: берсе - 20 майда һәм тагын берсе - июньдә. Капиталь ремонт эшләренә килгәндә, фельдшер-акушерлык пунктлары буенча программаны үтәү 60%ка җиткән. Бу атнада подрядчылар Әлки районында объект тапшырганнар.

Поликлиникаларны ремонтлау программасы планлы күләмнең 42%ы үтәлгән. Стационарларны ремонтлау программасы 33%ка үтәлгән.

Мәдәният тармагында 24 объектның 15е контрактка кертелгән. 9 авыл мәдәният йорты контрактлар төзүне көтә. Хәзерге вакытта программага кертелгән 5 балалар сәнгать мәктәбе (51%ы үтәлгән) һәм 9 мәдәният учреждениесе (35%) ремонтлана.

Яшьләр сәясәте буенча 28 объекттан июнь аенда 8 объект буенча контрактлар төзү кала - бу 3 яшьләр үзәге, 3 психологик-педагогик ярдәм үзәге, бер савыктыру лагеры һәм бер яшүсмерләр клубы.

Инде торгка алынган объектлардан подрядчыларда 8 балаларны савыктыру лагеры эшли (эшләр башкару - 15%).

Яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы кысаларында эшләр 28%ка башкарылган. Подрядчылар 4 объектта эш алып бара. Яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр 13%ка башкарылган.

Шулай ук Васильево штб психологик-педагогик ярдәм үзәгендә эшләр алып барыла (башкару 6% тәшкил итә).

Гидротехник корылмаларны ремонтлау, елгалар үзәннәрен чистарту һәм экология өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган күлләрне чистарту буенча ике программага 21 объект кертелгән. Аларның 17се бүген эштә. Гомуми башкару 41% тәшкил итә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы белән берлектә, бер капиталь ремонт программасы буенча гамәлгә ашырыла. Контрактларны июнь аенда 4 спорт учреждениесе буенча гына төзергә кала.

Торглар узган объектлардан халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең 21 оешмасында эшләр алып барыла (башкару 56%). Соңгы 2 атнада Зәй районында объект төзелеп беткән.

6 урманчылык бинасын ремонтлау буенча эшләр гомуми күләмннән 54%ка башкарылган.

Моннан тыш, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау буенча программа 74%ка үтәлгән. Агымдагы атнада Бөгелмә шәһәрендә һәм Базарлы Матак авылында 2 объект буенча эшләр тәмамланган.

Спорт объектларын ремонтлау программасын үтәү 18% тәшкил итә. Эшләр 11 учреждениедә алып барыла.

Башка биш республика программасы кысаларында түбәндәге объектларда эшләр алып барыла. Бу 10 башкарма комитет бинасы (башкару 77 процентка җиткән), 16 хәрби комиссариат бинасы (башкару 43 процентка җиткән).

Моннан тыш, республикада муниципаль архивларга (башкару - 19%), җәмәгать судьялары биналарына (29%), Росгвардия карамагындагы биналарга (16%) капиталь ремонт ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International