Ләйлә Фазлыева Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәби фестивалендә катнашучылар белән очрашты

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәби фестивалендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Фестиваль 21-24 майда уза. Анда Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Россиянең кайбер төбәкләреннән: Башкортостан, Саха (Якутия), Татарстан, Чувашия, Дагстан, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәстән әдәбиятчылар һәм нәшриятчылар катнаша. Фестиваль XVI гасырның беренче яртысында Казанда яшәгән һәм иҗат иткән күренекле татар шагыйре, фәйләсүфы һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Мөхәммәдьяр исемен йөртә.

Әдәби фестивальне Казанда уздырырга ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин тәкъдим итте. Инициативаны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, Казан төрки дөнья өчен, шул исәптән аның бай, күп жанрлы әдәбияты өчен дә бик мөһим. Нәкъ менә Казанда казах классиклары Абай Кунанбаев, Мәгъҗан Жумабаев, Сакен Сәйфуллинның беренче китаплары басыла. Үз иҗатын Казанда чуаш шагыйре Михаил Сеспель башлый, ә Чуашстанның халык шагыйре Педер Хузангай Татарстанда туып үсә. Чыңгыз Айтматов һәм Мостай Кәримне, кыргыз һәм башкорт халыклары белән беррәттән, татарлар үз язучылары дип саныйлар.

Ләйлә Фазлыева яңа фестивальдә катнашулары өчен әдәбиятчыларга рәхмәт белдерде. "Соңгы елларда мөнәсәбәтләребезнең үсүе сөендерә. Үзара антологияләр нәшер ителә, уртак чаралар, очрашулар, шул исәптән Мәдәният көннәре кысаларында да уза. Без, һичшиксез, бу хезмәттәшлекне дәвам итү һәм үстерү белән кызыксынабыз»,-дип өстәде ТР вице-премьеры.

Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар төбәк әдәбиятын үстерү, яшь талантлы язучыларга ярдәм итү, шулай ук әдәби проектлар үткәрү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International