Татарстан аграрийлары шикәр чөгендеренең калган 27 мең гектарын җыюны 15-20 көн эчендә тәмамларга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Апас һәм Буа районнарында булганда шундый максат куйды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Буа районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән "Дружба" агрофирмасының чөгендер басуында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов шикәр заводының чимал кабул итүгә әзерлеге турында сорашты. Предприятие җитәкчесе сүзләренчә, завод реконструкциягә бәйле рәвештә үз эшен гадәттәгедән соңрак башлап җибәргән, шулай да ул бүгенгә 125 мең тонна шикәр чөгендере кабул итеп алган инде. Көн саен предприятие 4000 тоннадан артык чөгендер кабул итә.
Рөстәм Миңнеханов, Буа районы хуҗалыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, шикәр чөгендерен сыйфатлы җыеп алуның мөһимлеген ассызыклады. "Чөгендер күп, бөтен көчне куеп, аны җыеп алырга кирәк – акча бит ул". – диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул шулай ук терлекчелеккә, аеруча сөт терлекчелегенә, игътибар бирергә өндәде. "Хәзер сөт акча китерә, корпоратив ташламаларны хәл итәсе иде", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты аграрийларга республика җитәкчелегенең киләчәктә дә авылга ярдәм итү һәм аны үстерү программасын дәвам итәчәген белдерде.
Эш визиты азагында журналистларга биргән интервьюсында республика Президенты хәбәр иткәнчә, әле тагын басулардагы шикәр чөгендеренең яртысын - 27 мең гектарны җыеп аласы бар. "Уңыш зур, көн матур тормый, техника, ЯММ буенча барлык проблемаларны хәл итеп була. 15-20 көн эчендә, бар да әйбәт барса, урып-җыюны тәмамлыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бөртекле көзге чәчүлекләр турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты яхшы уңыш өчен һава шартларының уңай булуын билгеләп үтте.