Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Төркмәнстанның Бәйсезлек көнен бәйрәм итүдә катнаша
2008 елның 27 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухаметовка Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән котлау тапшырды.
Шуны да искәртик: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе бүген
Төркмәнстан
башкаласы Ашхабадта. Анда даими рәвештә нейтраль Төркмәнстанның дәүләти бәйсезлегенә 17 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.
27 нче октябрь иртәсендә Төркмәнстанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән кешеләр истәлегенә Бәйсезлек монументына чәчәкләр куелды.
Аннары Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухаметов Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүләр алып барды (Төркмәнстанның Президент Сарае комплексы бинасында). Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымухаметов әфәндегә, Төркмәнстанның Бәйсезлек көне уңаеннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевтән котлау тапшырды.
Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухаметов дусларча мөнәсәбәтле Татарстан Республикасы турында җылы сүзләр әйтте, республикаларның хезмәттәшлеге дәвам итәчәген, шулай ук тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең аның өчен бик кадерле булуын билгеләп узды.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, бүген кичен Татарстан делегациясе, Төркмәнстанның дәүләти бәйсезлегенә 17 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан, рәсми кабул итүдә катнашачак.
Көндез шулай ук бәйрәм кысаларында хәрби парад булачак. Анда заманча хәрби техниканың яңа төрләре күрсәтеләчәк.
Тантаналы чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Иртәгә программада – “Төркмәнатлары” дәүләти берләшмәсенең яңа бинасын тантаналы ачу, аннары “Төркмәнатлары” берләшмәсенең дәүләти ипподромында бәйрәм уңаеннан ат чабышлары узачак.
28 нче октябрьдә кичен Татарстан Республикасы делегациясе Төркмәнстаннан китәчәк.
Делегация составында – “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “КАМАЗ” ААҖ нең генераль директоры Сергей Когогин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз