Шамил Гаффаров KazanDigital Week 2024не әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында KazanDigital Week 2024 бишенче халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Утырышны видеоэлемтә буенча РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Мәкъсүт Шадаев үткәрде.

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, узган ел KazanDigital Week цифрлы технологияләрне эшләүчеләр һәм кулланучыларның фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлеге өчен кирәкле мәйданчык статусын раслады. "2023 елда форум бик уңышлы узды. Тулы программа әзерләнгән иде. Эштә 20 меңнән артык кеше катнашты. Форумның күргәзмә мәйданчыгында 200дән артык компания тәкъдим ителде. Быелгы бурыч - форумны тагын да колачлырак һәм сыйфатлырак уздыру. Бигрәк тә 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде», - дип ассызыклады министр.

Шамил Гаффаров Kazan Digital Weekның новаторлар, тармак лидерлары һәм белгечләр өчен әйдәп баручы Россия һәм халыкара платформага әверелүен билгеләп үтте. Форумда цифрлаштыру өлкәсендәге соңгы казанышлар турында фикер алышалар һәм тәкъдим итәләр. "Әлеге форум гомумән ил өчен мөһим. Аның дәрәҗәсенең тиз үсүен хезмәттәшлек турында имзаланган документлар саны күрсәтә. Узган ел Kazan Digital Week кырында 36 килешү имзаланды. Бүгенге көндә булачак бишенче форумны уздыруга актив әзерлек алып барыла. Без сезгә, Мәкъсът Игоревич, әлеге проектны хуплаганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез», - дип ассызыклады ТР вице-премьеры.

Төп нотык белән Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Быел Kazan Digital Week 9-11 сентябрьдә узачак. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импорттан алда бару мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, илнең технологик суверенитетын тәэмин итү. Быелгы форум программасы секцияләрдән, түгәрәк өстәлләрдән, мастер-класслардан һәм башка активлыклардан 10 фундаменталь юнәлеш буенча формалаша. Форумның сайты булдырылган һәм тулы күләмдә эшли https://kazandigitalweek.com/. Ул булачак форум һәм узган ел нәтиҗәләре турында барлык төп мәгълүматны яктырта, шулай ук катнашу өчен гариза бирергә һәм шәхси кабинетта аның статусын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Эшлекле программадан тыш, «Казан Экспо» ХКҮнең экспозиция мәйданчыгында 10 мең кв.метр мәйданда күргәзмә узачак. 2023 елның ноябреннән күргәзмә зонасында катнашу өчен чакырулар җибәрелгән. Бүгенге көндә 90нан артык компания үз катнашуларын раслаган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International