Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул - Азат Кадыйров, элек РФ спорт министрының беренче урынбасары вазыйфасын биләгән иде.

2019 елдан министрлыкны җитәкләгән Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу буенча кураторлык итәчәк. Закон нигезендә вице-премьер кандидатурасы республиканың Дәүләт Советында килешү процедурасын үтәргә тиеш, бу вакытка кадәр вазыйфаны башкаручы кушымчасы белән аталачак. Фәнил Әһлиуллин РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 1995 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 2019 елның сентябреннән Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын биләде. Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, Фәнил Әһлиуллин республиканың дәүләт милкенә идарә итүнең нәтиҗәле һәм җайга салынган системасын төзегән. Татарстан Республикасында муниципаль районнар һәм федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары белән хезмәттәшлек җайга салынган. "Бу эшкә Сезнең бәяләп бетергесез өлешегез ачык һәм рәхмәт сүзенә лаек. Сезнең тәҗрибәгез һәм стратегик күзаллауларыгыз Ватаныбыз үсешенә алга таба да зур өлеш кертергә мөмкинлек бирер дип ышанам», - диде беренче вице-премьер. Азат Кадыйров 2009 елдан Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе урынбасары булып эшли, ә 2013 елдан оешманы җитәкли. 2020 елда ул Россия Спорт министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә. Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы алдына күп бурычлар куелган. Алар арасында илкүләм киңлек мәгълүматлары системасын тулыландыру, торак пунктлар һәм башка зоналар чикләрен билгеләү, кулланылмый торган мөлкәтне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү, унитар предприятиеләрне реформалаштыру чараларын тәмамлау, дәүләт һәм муниципаль мөлкәткә идарә итү буенча бердәм мәгълүмат системасын кертү. "Иң төп бурыч - республиканың бөтен мөлкәт комплексын нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү. Азат Рифгат улына яңа җаваплы вазыйфасында уңышлар һәм югары казанышлар телибез", - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International