ТР Хөкүмәте Йортында гаилә кыйммәтләрен саклауда һәм популярлаштыруда Татарстан архив тармагының роленә багышланган брифинг узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2019 елдан бирле республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты патронажында уза торган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале турында сөйләделәр.

Анда 10 меңнән артык кеше катнашты, диде Комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова. "Хәзерге вакытта дәүләт гаиләләргә, аларга ярдәм күрсәтүгә һәм аларның үсешенә зур игътибар бирә. Яшьләрнең хәзерге буыны бездән аерылып тора, ул рациональрәк һәм прагматик, аңа иминлек һәм тотрыклылык мөһим, җәмәгатьчелек фикере кыйммәтле», – диде Гөлнара Габдрахманова. Ул ассызыклаганча, фестиваль беренче чиратта шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын уятуга юнәлдерелгән. VII шәҗәрә фестивале быел сентябрь аенда ук башлана, һәм, Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, оештыручылар республиканың һәр районыннан конкурсның беренче этабына ким дигәндә 10 гаиләне сайлап алырга планлаштыра. Димәк, быел 400дән артык гаилә катнашачак, ә бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Фестиваль үзе өч этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика дәрәҗәсендә. Беренче өч урынны алучылар, шулай ук 2024 елда кертелгән яңа номинацияләрдә җиңүчеләр: «Хезмәт династиясе», «Гаилә традицияләрен яклау», «Дөнья гаиләсе» акчалата бүләкләр ала. Муниципаль этапта 1-3 урыннар өчен - 50, 40 һәм 30 мең сум. Зона этабында - 100, 80 һәм 60 мең сум, ә республика этабында – 200, 175 һәм 150 мең сум. Шул ук вакытта республика этабында инде искә алынган өч яңа номинация бар, аларда катнашучылар җиңгән өчен 100 меңәр сум ала. Фестивальдә гаилә династияләре катнаша, аларда, милләтенә, диненә һәм яшәү урынына карамастан, берничә буын вәкилләре берләштерелгән. "Кайбер гаиләләр конкурста катнашу өчен башка илләрдән туганнарын җыялар, Россиянең төрле шәһәрләре турында әйтеп тә торасы юк", – дип сөйләде спикер. Фестивальдә яшь чикләүләре дә юк, һәм аның гамәлдә булган вакытында анда 4 айдан 93 яшькә кадәрге кешеләр катнашкан. "Россия Федерациясендә фестивальнең тиңе юк, ул халыкны патриотик тәрбияләүнең моңарчы күрелмәгән үрнәге булып тора һәм традицион гаилә кыйммәтләрен чагылдырган Татарстан брендына әверелде", – дип белдерде Комитет рәисе. Исегезгә төшерәбез, май аенда быелгы конкурсның финалы узган. Анда 157 гаилә катнашкан, ә бу Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 3,5 меңнән артык кеше дигән сүз. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International