Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә социаль өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында фикер алыштылар

2024 елның 13 июле, шимбә

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауның барлык программалары, шулай ук күп фатирлы йортларны ремонтлау программасы актив фазада. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә сөйләделәр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, мәгариф өлкәсендә ремонт 7 федераль һәм республика программасы кысаларында алып барыла, аларда 185 объект бар. Алар арасында - 21 балалар бакчасы (эшләр - 72% тәшкил итә), 49 мәктәп һәм 2 белем бирү үзәге (эшләр - 55%), 94 азык-төлек блогы (34%), 4 ресурс үзәге (эшләр - 57%). Шулай ук 15 тулай торакта ремонт бара (башкару - 74%). Бу атнада Бөгелмә һәм Түбән Камада ике объект төзелеп беткән. Республикада 138 сәламәтлек саклау объектын капиталь ремонтлау дәвам итә. Мәсәлән, 82 фельдшер-акушерлык пунктында эшләр башкару 90%ка җиткән. Әзер объектлар исемлеге соңгы ике атнада 11 объектка арткан, Апас, Спас, Бөгелмә, Нурлат, Әлмәт һәм Мөслим районнарында. Шулай итеп, хәзерге көнгә 61 объект тәмамланган. 25 поликлиниканы ремонтлау буенча эшләр планның 73%ка җиткән. Агымдагы атнада Арча, Түбән Кама һәм Апас районнарында берәр объект тапшырылган. 31 стационар буенча эш башкару гомуми күләмнең 62%ын тәшкил итә. Хәзерге вакытта «Мәдәният» тармагында 24 объект ремонтлана. Мәсәлән, программада каралган барлык 5 балалар сәнгать мәктәбе ремонтлана (башкару - 75%). 15 мәдәният учреждениесендә эшләр башкару 61% тәшкил итә. Яшьләр сәясәте өлкәсендә хәл түбәндәгечә. 7 яшьләр үзәген ремонтлау 29%ка башкарылган; 9 балалар лагереның әзерлеге 33% тәшкил итә. Бу атнада Мамадыш һәм Минзәлә районнарында берәр объект тапшырылган. 6 яшүсмерләр клубына ремонт 51%ка башкарылган. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау буенча эшләр - гомуми күләмнең 22 проценты. «Экология» өлкәсендә республика һәм федераль программалар буенча су объектларын сәламәтләндерү, елгалар үзәннәрен чистарту һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау үткәрелә. 21 объект буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 66% тәшкил итә. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде. Программага барлыгы 763 йорт керә. Эшләр 41 муниципаль берәмлектә 659 күп фатирлы йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 60% тәшкил итә, сезонлы эш төрләре - 57%. Агымдагы 2 атна эчендә Казанда һәм Чаллыда, шулай ук Әлмәт, Алексеевск, Азнакай, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында 18 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International