ТР Хөкүмәте Йортында игеннәрне җыеп алуга әзерлек һәм терлек азыгы әзерләү эшләренең барышы турында фикер алыштылар

2024 елның 13 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасында чәчүлекләрнең торышы, урып-җыю комплексының әзерлеге һәм терлек азыгы әзерләү эшләре турында хәбәр итте.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Июльнең соңгы 2 атнасында эссе һава торышы урнашты, ул икмәкнең өлгерүен тизләтә. Туфракның 1 метр катламында продуктив дымлылык күләме күп кенә күзәтү участоклары буенча 110-150 мм (оптималь 121-175 мм) җитәрлек дип бәяләнә. Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Нурлат, Чистай һәм Лаеш районнарында аерым кишәрлекләр буенча 100 мм нан азрак - канәгатьләнерлек.ч Чәчүлекләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча, көзге бөртекле культуралар өлгерү стадиясенә якынлаша. Республикада быел түбәндәге мәйданнарны җыярга кирәк булачак. Мәсәлән, бөртекле культуралар - 1,3 млн. га, майлы культуралар - 482 мең га, шикәр чөгендере - 55 мең га, бәрәңге һәм яшелчәләр - 6,3 мең га. Россельхозцентр хезмәте мәгълүматлары буенча, күп кенә кырларда ашлык дымлылыгы 25-47% тәшкил итә. Әмма дымлылык 16%ка кадәр кимегән аерым кишәрлекләр дә бар. Быел иген культураларын аерым җыеп алуга әзерләнергә һәм булган киптерү комплексларын эшләтеп җибәрергә кирәк. Хуҗалыкларда 387 киптерү комплексы бар, аларның барысы да әзерлек стадиясендә. Яңа уңыш икмәген саклау өчен республикада берьюлы 2,6 млн тонна саклау мөмкинлеге белән 44 элеватор исәпләнә. 24 июньнән 12 июльгә кадәр икмәк кабул итү предприятиеләрен һәм элеваторларны агымдагы елда ашлык әзерләүгә кабул итү үткәрелгән. Алар барысы да югары дәрәҗәдә әзер. Моннан тыш, хуҗалыкларда 2,2 млн тонна ашлыкка склад биналары бар. Бүген элеваторларда узган елгы 1 млн 50 мең тонна ашлык саклана. Хуҗалык складларында 150 мең тонна ашлык исәпләнә. Бүгенге көндә буш булган саклау күләме - 3,6 млн. тонна. Быел урып-җыю эшләренә 3366 ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк. Аларның техник потенциалы тәүлегенә уртача 60 мең гектардан артык суктырырга мөмкинлек бирә. Елдан-ел комбайн паркы туза, аларга йөкләнеш арта, йөкләнеш республика буенча ул 460 гектар тәшкил итә, нормада 350 гектар. Шуңа күрә мөмкин булганча ашлык җыю паркы яңартыла. Агымдагы елда хуҗалыклар 50 комбайн сатып алган. Техниканы яңарту өчен Росагролизинг программасы «Файдалы җәй» беренчел взноссыз һәм төп бурычны 2024 елның октябренә кадәр, 7 елга кадәр кичектерү белән эшли. Нотыкчы шулай ук басуларда терлек азыгы әзерләү дәвам итүен хәбәр итте. Күпьеллык үләннәрнең беренчел чабу тәмамланган диярлек (99%). 16 районның кырларындагы аз гына мәйданнарны җыярга кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International