Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда полиция һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре арасында дөнья чемпионнарын хөрмәтләделәр
2013 елның 11 октябре, җомга
Бүген Казанда полиция һәм янгын сүндерүчеләр арасында Бөтендөнья уеннарында җиңү яулаган ТР Эчке эшләр министрлыгының хоккей һәм волейбол командаларын хөрмәтләделәр. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков аларны җиңүләре белән котлады. Тантаналы чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органы белән үзара бәйләнешләрне координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.
Полиция һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре арасында XV Бөтендөнья уеннары 2013 елның августында Төньяк Ирландиянең Белфаст шәһәрендә узды. Бу хокук тәртибе органнары һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре командалары өчен Олимпия уеннарына үзенчәлекле охшаш уен. Быел бөтен дөньядан 10 меңнән артык катнашучы спортның 57 төре буенча ярышты. Волейбол һәм хоккей буенча Татарстаннан “Динамо-ЭЭМ” командалары чыгыш ясады. Нәтиҗәдә ике команда да үзләренең титулларын исбатладылар.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков чемпионнарны сәламләп, “Мондый җиңүләр очраклы гына бирелми, алар еллар дәвамында көч куеп ирешелә”, - дип белдерде. Ул “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең ролен билгеләп үтте һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка республикада динамо хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. ТР Премьер-министры тренерларга һәм спортчыларга җиңәргә ярдәм итүчеләрнең барысына да аерым рәхмәт әйтте.
Илдар Халиков Татарстан Президенты исеменнән чемпионнарны котлады, җиңү өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз