Татарстанда капремонт буенча төп эшләр тәмамланган

2013 елның 12 октябре, шимбә

Татарстанда 2013 елда күп фатирлы йортларга һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча төп эшләр тәмамланган, әмма кайбер объектларда эчке эшләр алып барыла әле, шулай ук документларны рәсмиләштерү дәвам ителә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә менә шундый күрсәткечләр аталды.


Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз нотыгында Татарстанның кайбер төзелеш программаларын үтәүгә тукталды. Быелның 10 октябренә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча 4,679 млрд. сумлык эш башкарылган, бу еллык лимитның 99,4%ын тәшкил итә. 30 муниципаль берәмлек капиталь ремонт эшләрен тәмамлаган. 817 йортта капиталь ремонт тәмамланган. Шулардан 576 йорт Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән, 241 йорт кабул итү комиссиясенә тәкъдим ителгән.


Киләсе ел программасы турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин кайбер муниципалитетларны күп фатирлы йортларны кадастр исәбенә куярга өндәде – бу 2014 елга капиталь ремонт программасында районнарның катнашуы өчен мәҗбүри шарт.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искә төшергәнчә, бу республика хакимиятләренең таләбе түгел, бу – ТКХ реформалауга ярдәм буенча федераль фонд таләбе. “Шуңа күрә кирәкле документларны үз вакытында тапшыруыгызны үтенәм”, - дип мөрәҗәгать итте итте Татарстан Республикасы Президенты муниципалитетларга.


Мәктәпләргә капиталь ремонт программасы буенча, Ирек Фәйзуллин күрсәткечләре буенча, хәзерге вакытта 2013 ел программасына кертелгән барлык 160 гомуми белем мәктәбендә һәм 7 коррекцион мәктәптә төп эшләр тәмамланган. 35 гомуми белем мәктәбендә һәм 2 коррекцион мәктәптә, уку процессына комачауламыйча, эшләр дәвам итә.


”Әгәр документация тапшырылмаган булса, киләсе ел программасына кертмәгез. Акчаны башка районнарга җибәреп була”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, Ирек Фәйзуллинга мөрәҗәгать итеп.


И.Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта киләсе елга мәктәпләргә капремонт программасы килештерү процессында.160 мәктәпкә, шулардан152 муниципаль һәм 8 махсус коррекцион мәктәпкә капиталь ремонт ясау күз алдында тотыла. Калган республика программалары шулай ук йә килештерү стадиясендә, йә инде әзерләнеп бетә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International