Татарстан Президенты: “Аграр югары уку йортлары авылда эшләргә әзер кешеләрне укытып чыгарырга тиеш”

2013 елның 12 октябре, шимбә

Татарстанның аграр югары уку йортлары һәм техникумнары республика авыл хуҗалыгы өчен кирәкле белгечләр әзерләүгә бөтен көчләрен куярга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.


АСК өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсенә үз нотыгында вице-премьер – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов та кагылды. Ул хәбәр иткәнчә, тармак юнәлеш белгечләре белән уртача 92%ка тәэмин ителгән, әмма кайбер категорияләр буенча һәм кайбер районнарда кадрлар шактый җитешми әле. Шул ук вакытта, М. Әхмәтов сүзләренчә, республиканың аграр мәгариф комплексы потенциалы Татарстан АСКын тулысынча кадрлар белән тәэмин итәрлек дәрәҗәдә.


”Без ел саен югары уку йортларыннан 1200-1400 белгеч, техникумнардан 500-600 белгеч чыгарабыз. Югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамланганнарның яртысы гына авылга эшләргә килә, - диде Марат Әхмәтов. - 2010-2012 еллар эчендә авылда бары тик 358 кеше генә эшләп калды”.


2013 елда хуҗалыкларга тагын112 белгеч кайткан, әмма авыл хуҗалыгы министры күрсәткечләренә караганда, булган вакансияләр буенча бүгенгә ихтыяҗ 500 кешедән артып китә.


”Кадрлар әзерләү һәм аларның авылда калуы мәсьәләсе бик катлаулы, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты, муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итте итеп. – Сез һәр килгән белгеч белән, укып районга кайтсын өчен, үзегез килешергә тиеш”.


”Тиешле мөнәсәбәт булганда гына, перспектива барлыгын күргәндә генә, яшьләр авылга кайтачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.


Бер үк вакытта ул мәгариф учреждениеләренең рольенә дә игътибар итте. Безнең югары уку йортларыбыз чыннан да авылга кайтачак кешеләр белән ныклап эшләргә тиеш, - дип саный Татарстан Республикасы Президенты. – Безгә урыннарда кешеләр кирәк, югары уку йортлары авылга кайтырга әзер кешеләрне укытып чыгарырга тиеш”.


Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларын бәяләү критерийлары арасына үз белгечлеге белән эш тапканнар өлешен дә кертергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, нәкъ менә шул күрсәткеч икътисад өчен кадрлар әзерләүче уку йортлары өчен иң мөһимнәрдән булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International