ТР БИТИ директоры итеп Илнар Хафизов билгеләнде

2024 елның 27 июле, шимбә

Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дәүләт казна учреждениесе директоры итеп Хафизов Илнар Фәнил улы билгеләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.

Билгеләү турындагы боерыкка ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры кул куйган. Искәртәбез, элегрәк Илнар Хафизов «Татлизинг» ДУП җитәкчесе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International