Рөстәм Миңнеханов "Француз импрессионистлары һәм алар чоры" исемле күргәзмәдә булды

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Француз импрессионистлары һәм алар чоры» исемле күргәзмә карады. Исегезгә төшерик, әлеге күргәзмә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 11 октябрь көнне ачылды (Казан Кремле территориясендә), биредә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан атаклы импрессионист-рәссамнар хезмәтләрен күреп була.

"Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә күрсәтелә торган күпчелек сәнгать әсәрләре беренче мәртәбә Эрмитаждан читкә чыгарылган. Ул шулай ук үткән ял көннәрендә «Француз импрессионистлары һәм алар чоры» экспозициясен 2,5 мең кеше караганын билгеләп үтте. 

Татарстан Президентына  Клод Моне, Анри Матисс, Огюст Ренуар, Поль Гоген, Альфред Сислей, Поль Сезанн, Анри де Тулуз-Лотрек һәм башкаларның атаклы рәсемнәрен күрсәттеләр, импрессионизм хәрәкәте һәм аның сәнгатькә тәэсире турында сөйләделәр.

Рәсемнәрдән тыш экспозициядә XIX гасыр соңгы чирегенең француз басма графикасы әсәрләре, аерым алганда, Жюль Шере әсәрләре.

Рөстәм Миңнеханов «Эрмитаж-Казан» үзәгендәге күргәзмәдә дөнья җәүһәрләре җыелганын билгеләп үтте.

Экспозиция 2014 елның 25 февраленә кадәр эшлиячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International