Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 82%ка үтәлгән - 2 млн 587 мең кв. м файдалануга тапшырылган

2024 елның 17 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 17 августка файдалануга торак тапшыру планы 82%ка үтәлгән, 2 млн 587 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңгырады.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Төзелеш тармагындагы вәзгыять, төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча үткәрелә торган чаралар турындагы нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 1 792 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 646 хокук бозу очрагы ачыкланган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2024 ел башыннан административ җаваплылык турында 86 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 866 тапкыр булганнар. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан башлап 185 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Торакны файдалануга тапшыру мәгълүматларына килгәндә, коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 40%ы тапшырылган: гомуми мәйданы 589 мең кв. м булган 99 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 73%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв. м. Шәхси торак төзелешендә бүгенгә еллык план 124%ка үтәлгән. 1 млн 880 мең кв. м мәйданлы 13 930 йорт файдалануга тапшырылган. Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен 22 муниципаль берәмлектә 120 торак урыны алуга 2 дәүләт контракты төзелгән. Тагын икесе - 348 һәм 53 торак урын сатып алу өчен - ТР Дәүләт торак фонды белән имзалау стадиясендә. Быелгы программага кертелгән 84 яшь гаиләнең 75е субсидия акчасыннан файдаланган, калганнары торак базарында фатир сайлауны дәвам итә. «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясендә бүгенгә 28 сертификатның гомуми мәйданы 709 кв.м. булган 8 сертификат реализацияләнгән. Сертификат алган башка гаиләләр буенча хәзерге вакытта ТР ДТФ торак урыннарын сайлау буенча эш алып бара. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 8 чара буенча вәзгыять түбәндәгечә. «Торак» федераль программасы буенча чаралар 45%ка үтәлгән, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча - 64%. Мәгариф өлкәсендә 21 объект буенча эшләр алып барыла. 11 мәктәп һәм янкорманың әзерлеге бүгенгә 95% тәшкил итә. Бу атнада подрядчылар 3 объектта эшне төгәлләгәннәр - Казандагы «Весна» торак комплексында һәм Лаеш районының Усады авылында - 1501 урынга исәпләнгән ике мәктәп, шулай ук Казандагы Ватан урамында 1 224 урынга исәпләнгән мәктәп. Әлеге объектлар «Мәгариф» илкүләм проектына керә. 10 балалар бакчасы төзелеше эшләре 79%ка башкарылган. Агымдагы атнада Казандагы «Салават күпере-2» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән бер объект төгәлләнгән. Сәламәтлек саклау тармагында 53 объект төзелә. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре 83%ка үтәлгән. Узган 2 атнада 6 муниципалитетта 7 объектта эшләр төгәлләнгән. Башка медицина учреждениеләре буенча эшләр 52%ка башкарылган. Спорт тармагындагы 21 объект буенча вәзгыять түбәндәгечә. 4 футбол манежы төзелеше - 46%, 15 универсаль спорт мәйданчыгы 73% тәшкил итә. Узган ике атнада 5 объектта (Саба, Кукмара һәм Биектау районнарында) эшләр төгәлләнгән. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына керә торган Кукмара шәһәрендәге чаңгы-роллер трассасы һәм Апас шәһәр тибындагы бистәсендәге футбол кырының административ бинасы төзелеше буенча эшләр 47%ка башкарылган. Яшьләр сәясәте буенча 7 объект гамәлгә ашырыла. Әйтик, 6 балалар лагерен төзү буенча республика программасы 44% ка үтәлгән. Яшьләр үзәгенең әзерлеге «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль программасы буенча төзелә торган Балык Бистәсе штп 37% тәшкил итә. Мәдәният тармагының 3 объекты буенча үтәлеш 66% тәшкил итә. 16 объект кергән башка ике республика программасы буенча агымдагы статистика түбәндәгечә. Бүгенгә 7 Башкарма комитетның әзерлеге 92%ка җиткән. Узган ике атнада Биектау һәм Чүпрәле районнарында объектлар тапшырылган. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 9 пункты буенча эшләр 97%ка башкарылган. Узган 2 атнада Зеленодольск, Балтач һәм Питрәч районнарындагы объектларда эшләр төгәлләнгән. «Экология» тармагы объектлары буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 89%ка эшләр башкарылган; ләм кырларын рекультивацияләү буенча - 68%ка; Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар аркасында бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча 82,5% артканка эшләр башкарылган. Төбәктә - бер республика һәм ике федераль программа кысаларында - 64 җәмәгать киңлеге төзекләндерелә. Бүгенгә алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 56% тәшкил итә. Узган 2 атнада Азнакай шәһәренең яр буен һәм Иске Чүпрәле авылындагы буаны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Республиканың инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә. Республика программалары өлешендә. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча үтәлеш 61%ка җиткән. Соңгы ике атнада 7 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы гомуми күләмнең 47%ыүтәлгән. Бюджет учреждениеләрендә газ куллану челтәрләрен ремонтлау программасы буенча эшләрнең барышы 96% дип бәяләнә. Соңгы ике атнада 9 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Моннан тыш, төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 66%ы газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасы буенча үтәлгән. Соңгы ике атнада подрядчылар 6 объектны тапшырган. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы 49%ка гамәлгә ашырылган. Узган ярты айда 9 муниципалитетта 66 объект буенча эшләр төгәлләнгән. Инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә торган «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы 83%ка үтәлгән. Агымдагы атнада Байлар Сабасы бистәсендәге торак йортларга бүлү газүткәргече тапшырылган. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 79% тәшкил итә. Хәзерге вакытта подрядчылар 32 объектта эшли. Соңгы ике атнада Кама Тамагы районында бер объект һәм Казанда ике объект буенча эшләр төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International