Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның Төньяк Рейн-Вестфалия җиреннән булган партнерлар белән хезмәттәшлеге киләчәктә дә безнең регионнар файдасына планлы рәвештә үстереләчәк”

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн-Вестфалия җире икътисад, сәнәгать һәм энергетика министры Гарельд Дуин белән очрашты.

Очрашу Ландтаг – Төньяк Рейн-Вестфалия җире (Дюссельдорф шәһәре, Германия) парламенты бинасында узды.

Дуин әфәнде үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, икътисадый яктан үсеш алган инновацион регионнар буларак, Татарстанның һәм Төньяк Рейн-Вестфалия җиренең уртак мәнфәгатьләре шактый.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Татарстан предприятиеләренең Германия партнерлары белән перспектив хезмәттәшлеге һичшиксез ике регион файдасына хезмәт итәчәк, дип ышаныч белдерде.

Очрашу йомгаклары буенча яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен юл картасы әзерләү өчен эш төркеме төзү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International