Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Премьер-министры белән очрашты

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты ГФРна өч көнлек эш визиты кысаларында Тюрингия Премьер-министры Кристина Либеркнехт белән очрашты. Очрашу Эрфурт шәһәрендәге Дәүләт Канцеляриясе бинасында узды (Тюрингия җире, Германия).

Премьер-министр ханым Татарстан делегациясен Тюрингия Федераль җирендә җылы каршы алды, ул бизнес һәм иҗтимагый оешмалар арасында әлеге визит кызыксыну уятканын билгеләп үтте. «Мәгариф, агросәнәгать кластеры, төзелеш, нефть химиясе - безнең төбәкләр арасындагы барлык потенциаль хезмәттәшлек өлкәләре дә бертөрле үсешкә һәм багланышларга әзерлекле эчке ният белән характерлана», - дип әйтте Кристина Либеркнехт. Тюрингия Премьер-министры иртәгә үтәчәк форум барышында Татарстан һәм Тюрингия эшмәкәрләре үзара кызыксынуны ныгытырлар, яңа бердәм проектлар турында килешерләр дигән өмет белдерде.  

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Либеркнехт ханымга Тюрингиягә чакыруы, төбәк белән танышу мөмкинлеге, шулай ук Татарстан республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

«Германия Тюрингиясе кебек үк безнең республика Россиянең иң динамикалы рәвештә үсеп баручы һәм инветсицион  яктан кызыклы төбәкләренең берсе. Безнең регионнар конкурентлы, диверсификацияле һәм инновацион икътисадны үстерү максатына ирешергә телиләр», - дип белдерде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Тюрингия арасында хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы мөмкинлекләр булганын раслады, һәм бу, әлбәттә, ике регионның алга таба үсешенә нигез булачак.

Очрашу ахырында яклар Премьер-министр ханым җитәкчелегендә Тюрингия делегациясенең Татарстанга килүе турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International