Роман Шәйхетдинов Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург белән очрашты

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

«Иннополис» инновацион үзәгендә танышу визиты белән Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы, фән һәм технологияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Александр Гинцбург булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов кунакны А.С. Попов исемендәге технопаркта каршы алды, анда ул аңа «Иннополис» махсус икътисади зонасы мөмкинлекләре турында сөйләде. Галим шулай ук вице-премьер озатуында Иннополис Университетында булды, анда уку программалары, шулай ук югары уку йортында эшләнә торган фәнни проектлар белән танышты.

Россия Фәннәр академиясе академигы Татарстанга төбәкнең фәнни үзәкләре һәм югары уку йортлары белән багланышлар турында фикер алышу өчен килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International