Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Универсиада чорында туристларның Татарстанга карата үскән кызыксынуын сакларга кирәк”
2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанга туристларның Казанда 2013елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада чорында үскән кызыксынуларын сакларга кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Киләчәк юнәлешләре” II Казан халыкара туристлык форумында хәбәр итте.
Форум 17-19 октябрьдә Казанда уза.
Илдар Халиков, форумда катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте һәм Президенты исеменнән сәламләп, туристлык республика өчен күпкырлы төшенчәгә ия, бу үзеңне дөньяга таныту, мөстәкыйль бизнес структурасы буларак туристлык юнәлешен үстерү мөмкинлекләре дә, - дип белдерде.
Ул соңгы дүрт елда Татарстанның беренче Президенты,ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән төбәктә туристлык үсешенә, тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен яңадан торгызуга күп акча тотылуын искә төшерде. Без туристлар ташкынының артуын күрәбез, ләкин әле көтелгән һәм теләгән күрсәткечләрдән ерак торабыз, диде.
Илдар Халиков Казанда узган Бөтендөнья җәйгеУниверсиаданың да туристлык үсешенә уңай йогынты ясавын билгеләп, Универсиада чорында Казанда дөньяның 170 иленнән 150 меңнән артык турист булып китүен хәбәр итте.
Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дмитрий Амунц, форумда катнашучылар алдында ясаган кыскача чыгышында, тармак өчен хезмәткәрләр әзерләү, туристик хезмәтләрнең сыйфатын арттыру буенча эш алып барылуын белдерде. Яңа отельләр төзелеше, инфраструктура, транспорт челтәрен камилләштерү – болар барысы да туристлар ташкынын тәэмин итә.
Дмитрий Амунц хәбәр иткәнчә, 2014 нче елның мартында “Интурмаркет” күргәзмәсе кысаларында туристлык өлкәсендә яңа технологияләр һәм алымнар эшләүгә багышланган семинар узачак.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, ел азагына кадәр Туристлык буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы арасында яңа технологияләрне эшләтү буенча Татарстанны пилот мәйданчык буларак тәкъдим итүче килешү төзеләчәк.
Бу килешү кысаларында 14 яшькә кадәрге балалар өчен балалар ял лагерьләрен булдыручы “Страна детей” проекты гамәлгә кертеләчәк. Калининградтан Владивостокка кадәр, шул исәптән Татарстан территориясендә дә 24 мәйданчык булдырылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз