"Форум федераль тизләнеш ала": Kazan Digital Week 2024 нинди булачак

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы Татарстан башкаласында 9-11 сентябрьдә узачак.

Оештыручылар федераль һәм чит ил кунаклары катнашында Россиядә цифрлаштыруны үстерүгә багышланган киң программа әзерләгәннәр.

Kazan Digital Week - Татарстанның традицион чараларының берсе һәм республика өчен цифрлы үсешнең төп вакыйгасы, дип белдерде ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин бүген форумга әзерлек һәм аны уздыру буенча брифингта. Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

«Шул ук вакытта чара федераль тизләнеш ала бара – елдан-ел федераль компанияләр һәм федераль хакимият органнарыннан катнашучылар саны арта бара», - дип билгеләде ул. Министр сүзләренчә, форум - цифрлаштыру өлкәсендә теге яки бу карарлар эшләү өчен бизнес, фән һәм дәүләт очраша торган урын. «Бу Татарстан икътисады һәм IT-индустриясе өчен бөтен Россиягә үз карарларын тәкъдим итү өчен уникаль мөмкинлек», – дип өстәде Хәйруллин. Форумга бөтен Россиядән Цифрлы үсеш төбәк министрлары килер дип көтелә, алар катнашында ябык сессия узачак. Россия Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Мәкъсүт Шадаевны да көтәләр, ул элегрәк, Kazan Digital Week Россиянең цифрлаштыруны үстерү буенча төп чаралары исәбенә керә, дип билгеләп үткән иде. "Kazan Digital Week бездә цифрлаштыру буенча төп чаралар исәбендә. Гадәттәгечә без уку елы башында Казанга җыелабыз, цифрлаштыру өчен җавап бирүче барлык төбәк вәкилләре килә, эре IT-компанияләр, федераль ведомстволар вәкилләре килә», – дип белдерде Айрат Хәйруллин. Форумның республика үсешенә йогынтысы турында сөйләгәндә, Хәйруллин Kazan Digital Week 2023 мисалын китерде. "Университетларның фәнни-технологик эшкуарлыгын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәләргә йогынты ясавын күрәбез. "Студентлар стартабы" конкурсы кысаларында республика вәкилләре дүрт этап нәтиҗәләре буенча һәркайсы 1 млн сум күләмендә 442 грант яулады", – дип билгеләп үтте министр, бу Россиядә иң яхшы нәтиҗә, дип тә өстәде. Узган елгы форумда республика территориясендә Россиядә кибер куркынычларга каршы тору буенча беренче югары уку йортыара үзәк булдыруга ирешелде. "Гади итеп әйткәндә, аналитик стек булдырылган, һәм югары уку йортлары студентлары практика гына узып калмыйлар, ә шул ук платформада үз югары уку йортын төрле киберһөҗүмнәрдән яклау да оештырыла», – дип аңлатты Хәйруллин. Катнашучылар составы буенча министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 7 меңнән артык кеше теркәлгән, ә форумга онлайн-форматта кушылучыларны да исәпкә алып, чарада барлыгы 25 меңнән артык кеше көтелә. Кунаклар арасында якын һәм ерак чит илләрдән 112 ил вәкилләре булачак. «Без ниндидер чик күрәбез", - дип белдерде Хәйруллин. Моннан тыш, форум алдыннан гадәттәгечә чараның барлык ун тематикасы буенча онлайн-вебинарлар уздырылган. Бу вебинарларны карауның гомуми саны 140 меңгә җиткән. Аерым билгеләп үтәм, быел беренче тапкыр Россия төбәкләренең цифрлы үсеш органнары җитәкчеләре өчен киберкуркынычсызлык буенча махсус укыту планлаштырыла", - дип өстәде Хәйруллин. Күргәзмә быел алдагы елларга караганда ике тапкырга диярлек зуррак мәйдан алачак. 4 мең квадрат метрга 141 күргәзмә стенды урнаштырылачак, тагын 9 экспонат галереядә күрсәтеләчәк. Шулай ук урам мәйданчыгы да оештырылачак. Экспозициядә стартап-зонага аерым урын биреләчәк, анда хакатоннар сериясенең иң яхшы командалары, IT-паркның стартап-хабында катнашучылар һәм Иннополисның резидент компанияләре проектлары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, күргәзмәдә вакансияләр ярминкәсе оештырылачак, 16 компания эш урыннары һәм стажировка тәкъдим итәчәк. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел форумны уздыруга 80 млн сум бүлеп бирелгән һәм бу сумма, алдагы еллардагы кебек, тулысынча акланыр дип көтелә. Ул шулай ук ассызыклаганча, форумның эшлекле өлешенә, бигрәк тә фәнни өлешенә басым ясала. "Фәнни мәкаләләрнең саны ел саен арта баруы безне сөендерә", – диде ул. Рифкать Миңнеханов ассызыклаганча, эшлекле программада 85 сессия бар, аларда 600 спикер катнашачак, шуларның 48е – чит илнекеләр. "900дән артык спикер киләчәк һәм бары тик 600е генә сайлап алынды", – дип ассызыклады Фәннәр академиясе президенты. Ул шулай ук форумда партнерлык сессияләренә, форум күргәзмәсенә, республиканың мәгариф учреждениеләренә техник визитларга, шулай ук Татарстанның мәдәни объектлары буенча экскурсияләргә басым ясалачагын билгеләп үтте. Быел форумда Индустрия 4.0 трегы кысаларында 6 түгәрәк өстәл уздырылачак, аларда үзебезнең программа тәэминатын кертү һәм сәнәгатьтә ясалма интеллектны куллану, шулай ук робот төзелешен үстерү мәсьәләләре каралачак, дип сөйләде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов. "Форумда кеше йөзе сурәте буенча түләүнең инновацион системалары тәкъдим ителәчәк, технологияләр биометрик мәгълүматлар буенча күргәзмә зонасына керү өчен кулланылачак», – дип билгеләде Карпов. Эшлекле программа уңаеннан ул билгеләп үткәнчә, түгәрәк өстәлләрнең берсе автомобиль җитештерүендә ясалма интеллект үсешенә багышланачак, анда илнең иң эре автомобиль җитештерүчеләре вәкилләре катнашачак. Моннан тыш, форумда заманча транспорт чаралары өчен киберянаулар һәм киберкуркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Цифрлы яңалыклардан читтә калмаган авыл хуҗалыгы тармагы аерым игътибарга лаек. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Ленар Гарипов сүзләренә караганда, форумда терлекчелек өчен ясалма интеллект өлкәсендәге эшләнмәләр, продукцияне анализлау һәм исәпкә алуның цифрлы системалары, шулай ук виртуаль чынбарлыкны кулланып белем бирү программалары тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International