Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) федераль җиренә эш визиты барышында “Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында булды. Татарстан делегациясенТюрингия икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг озата йөрде.
“Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында югары технологияләр өлкәсендә эшләүче эре трансмилли компанияләр тупланган. Алар барысын да җитештерүләренең интеллектуаль булуы, глобаль базарларга омтылулары, гаять катлаулы югары җаваплылык таләп итә торган заказларны үтәүгә әзер торулары берләштерә. Бүген сәнәгать зонасы территориясендә 80 шундый компания бар.
Шуларның берсе – BorgWarner эшчәнлеге белән Татарстан Президенты җентекләбрәк танышты.
BorgWarner Transmission Systems Arnstadt GmbH компаниясе трансмиссиянең югары технологик төеннәрен һәм агрегатларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә һәм аның 18 илдә 60тан артык үзәге бар. Borg Warner автомобиль сәнәгатенең барлык танылган лидерлары өчен диярлек автокомпонентлар җитештереп бирә.
Аннары Татарстан Президенты Тюрингия Икътисадый үсеш агентлыгы (LEG Thuringen) җитәкчелеге белән “Эрфурт хачы” кебек сәнәгать зонасына инвесторлар җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. “Инвесторлар белән эшләү буенча без сайлап алган юл сезнекенә охшаган. Әмма инвесторлар чыгымнарын субсидияләү мәсьәләсендә, ярдәм күрсәтү ташламаларын һәм программаларын әзерләүдә сез җыйган тәҗрибә – безнең өчен бик кызыклы”, – дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов ТР ИҮАна Тюрингия Икътисадый үсеш агентлыгы белән хезмәттәшлек мәсьәләсен карарга, тәҗрибә алмашу буенча эш төркеме төзергә кушты.