Казанда Арбитраж судның яңа бинасын төзү башланып китте

2013 елның 18 октябре, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын төзүне башлап җибәрделәр. Беренче ташны салу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль Арбитраж судының Идел буе округы рәисе Юрий Глазов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча баш инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев катнаштылар.

Бүгенге көндә ТР Арбитраж суды судьялары Казанда биш урында эшләрен алып баралар, суд утырышлары махсус залларда түгел, ә судьялар кибинетларында уза. Шуңа күрә яңа бинаны төзү ихтыяҗы күптәннән бар инде.

Ново-Песочная урамында урнашачак яңа 7 катлы бина мәйданы 17 мең квадрат метр тәшкил итәчәк һәм 85 судья эшен алып барырлык булачак. Төзелеш федераль программа буенча РФ бюджетыннан финансланачак, төзелеш бәясе 1,7 млрд. сум була. Финанслау өч елга саналган, әмма ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков сүзләренчә, бинаны төзү киләсе ел дәвамында тәмамларга планлаштырыла, судьяларны тизрәк комфорт шартларга күчерергә кирәк.

"Безнең хыял якынрак булга көн ниһаять килеп җитте, - дип әйтте Татарстан Президенты, -  Без бу бинаны төрле формада һәм төрле урыннарда төзербез дип планлаштырган идек, һәм ниһаятҗ, Николай Новиков аркасында, федераль максатчан программа ярдәмендә бу бина булачак".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа бина хокукый дәүләт судларның эффектив эшләвен таләп иткәнгә кирәк, ә судларга комфорт шартлар кирәк. Татарстан Президенты бина төзелешен республика җитәкчелеге контрольдә тотачак дип белдерде.

Федераль Арбитраж судының Идел буе округы рәисе Юрий Глазов үз чиратында шулай ук судларга яхшы эш урыннары булу зарури икәнен билгеләп үтте. "Татарстан актив рәвештә үсә, икътисады үсә, димәк, судларда ихтыяҗ булачак", - дип әйтте Юрий Глазов. Аның фикеренчә, ТР Арбитраж судның яңа бинасы Казанның визит карточкаларының берсе була ала.  

Мөхтәрәм кунаклар, япманы алып, төзелеш башлануны символлаштыручы истәлекле ташны ачып җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International